Accessibility links

Кайнар хәбәр

2024 елда Татарстанда җыелган салымнарның 66 проценты Мәскәүгә күчерелгән


Республикада федераль үзәккә китүче салымнар күләме арта.

2024 елның гыйнвар-май айларында Татарстанда 609,4 млрд сум керем җыелган. Федераль бюджетка әлеге салымнарның 404,3 млрды (66,3%) күчерелгән, республика бюджетында — 205,1 млрд сум (33,7%) калган. Бу хакта бүген Татарстан финанс министры урынбасары Алла Анисимова "Татар-информ" дәүләт агентлыгында узган матбугат очрашуында белдерде.

Анисимова сүзләренчә, биш айда Татарстанда җыелган салымнар 41 процентка арткан. Республиканың берләштерелгән бюджетында калган керемнәр бары 13,9 процентка гына үскән. Бу Мәскәүгә китүче салымнар күләме артуы турында сөйли.

Татарстан бюджеты керемнәренең өчтән берен тәшкил итүче табышка салым кимүе күзәтелгән. Быел ул 66,9 млрд сум күләмендә җыелган. Бу, узган елның биш аена караганда, 12 процентка азрак.

"Бу "Татнефть", "Түбән Кама Нефтехим" оешмалары белән бәйле. Алар иң күп салым түләүчеләрдән. Әлеге оешмаларның салымны киметүләре валюта курсы үзгәрүе белән аңлатыла. "Казан Оргсинтез" оешмасы да табышка салымны киметте. Бу аларның җитештерүне киметүләре белән бәйле. "Татшина"да салымны азрак түләде, анда тауарның үзкыйммәте артты", диде Анисимова.

Шул ук вакытта физик затларның кеременнән салым 42,6 процентка артып 58,5 млрд сумга җиткән. Моны рәсмиләр хезмәт хакы артуы белән аңлатты.

  • 2023 елда Татарстан үз керемнәренең 846,7 млрд сумын Мәскәүгә юллады. Бу 2022 елдан 34,7 млрд сумга, ягъни 4,3 процентка күбрәк.
  • Былтыр Дәүләт шурасы депутаты Хафиз Миргалимов Татарстан белән Мәскәү арасында салымнар бүленешен яңадан карарга чакырды.
  • Узган ел Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов республикада җыелган салымнар Мәскәүгә күбрәк китәчәк дип кисәткән иде.
  • Хәзер Русиядә салым реформасы башланды. Ул төбәкләрдән күбрәк акча җыеп, аны Мәскәүгә юллауны күзаллый. Аеруча Татарстан кебек донор республикага зыян киләчәк. Азатлык яңа салым реформасы Татарстанга нинди йогынты ясаячагын, Мәскәүнең ничек байыячагын исәпләде. Дәүләт шурасында бу үзгәрешләргә ризасызлык белдерделәр.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG