Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европарламент Путинны легитим президент итеп танудан баш тартты


Европарламент
Европарламент

Кабул ителгән резолюция текстында Русиядә узган сайлаулар "фарс" дип  атала, ә Путин турында әйткәндә махсус рәвештә "президент" сүзен кулланмыйлар. 

Бүген, 25 апрельдә Европарламент Русиядәге президент сайлаулары нәтиҗәсен танымаучы һәм Европа берлеге әгъзалары булган илләрне Путин белән хезмәттәшлек итүдән баш тартырга өндәүче резолюцияне кабул итте.

Кабул ителгән резолюция текстында Русиядә узган сайлаулар "фарс" дип атала, ә Путин турында әйткәндә махсус рәвештә "президент" сүзен кулланмыйлар.

522 депутатның 493е документны хуплап тавыш бирде.

"Русиядә "президент сайлаулары" курку һәм эзәрлекләүләр мохитендә, Украинага каршы канунсыз агрессив сугыш барганда узды. Сайлаулар дип аталган бу чарада альтернатив намзәтләр дә, азат медиа да, бәйсез күзәтүчеләр дә, сәяси ирек тә булмады. Шуңа күрә бу "сайлаулар" легитим да демократик та түгел", диелә резолюциядә.

Дептутатлар "Путин режимына каршылык белдерүче һәм демократиягә омтылучы меңләгән русиялегә " батырлыклары өчен рәхмәт белдерде. "Путинга каршы төш вакыты"на күп кешеләр җыелуын искәртте.

Шулай ук Европарламент Европа берлеге илләрен "риза булмаучы русияләргә һуманитар визалар һәм башка ярдәм бирергә" чакырды.

  • 18 апрельдә Европа шурасы парламент ассамблеясе (ПАСЕ) Владимир Путинны Русия президенты вазифасына сайлауны легитим түгел дип танучы резолюция чыгарды.
  • "2024 елның 17 мартында Владимир Путин "президент саулаулары"нда җиңде, алар башыннан ук ирекле һәм гадел түгел иде һәм Владимир Путинның бер генә чын көндәшенә дә анда катнашу рөхсәт ителмәде. Моннан тыш вакытлыча Русия баскынлыгындагы суверен украин җирләрендә һәм Молдавиянең Днестр Сул яры административ-территориаль берәмлекләрендә сайлау бүлгеләре ачылды. Бу БМОның низамнамәсен һәм суверенитет, сәяси бәйсезлек һәм бөтен дәүләтләрнең бөтенлеге принципларын тупас боза", диелә документта.
  • Шуңа күрә ПАСЕ Владимир Путиннның легитимлыгын танымый һәм Европа берлеге дәүләтләрен "аның белән элемтәләрне бетерергә" чакыра, бары тик һуманитар максатларда һәм тынычлыкка омтылу белән бәйле генә ачык булырга чакыра.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG