Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан мәхкәмәсе Илназ Галәвиевтан 175нче мәктәпкә 1,4 млн сум түләттерү турында карар чыгарды


Илназ Галәвиев
Илназ Галәвиев

Мәхкәмәдән моны Татарстан прокуратурасы сораган иде. 2021 елның 11 маенда мәктәпкә һөҗүм иткән чакта  Галәвиев гимназия бинасында 30 мәртәбә мылтыктан атты һәм беренче катта үзе ясаган шартлаткычны шартлатты. Соңрак бинаны тулысынча төзекләндерделәр.

Казанның Совет районы мәхкәмәсе 175нче гимназиягә китергән зыяны өчен Илназ Галәвиевтан 1 млн 409 мең сум түләтү карары чыгарган. Бу хакта "Татар-информ" җиткерә.

Акчалар "Казан башкарма комитеты файдасына күчерелергә тиеш", диелә.

Галәвиевтан бу акчаларны түләттерүне Татарстан прокуратурасы сораган иде.

2021 елның 11 маенда мәктәпкә һөҗүм иткән чакта Галәвиев гимназия бинасында 30 мәртәбә мылтыктан атты һәм беренче катта үзе ясаган шартлаткычны шартлатты. Соңрак бинаны тулысынча төзекләндерделәр.

Шул ук вакытта зыян күрүчеләрнең дәгъвалары канәгатьләндерелеп, Галәвиевтан аларга 22 млн сум түләтергә дигән карар да чыкты. Әйтик, балаларын югалткан ата-аналарга ул өчәр млн сум түләргә тиеш, калганнарга - 500 меңнән алып 1,5 млн сумга кадәр.

Соңгы сүзен әйткән чакта Галәвиев зыян күрүчеләрдән гафу үтенде һәм аларга тиешле компенсацияләрне түләргә сүз бирде. "Колониядә эшләгәндә үземне чикләмәячәкмен. Китап язарга, ә аннан килгән акчалар белән дәгъваларны капларга тырышырмын", диде ул.

Mash Telegram-каналы язуынча, бу акчаларны түләү өчен Галәвиевның фатирдагы өлешен сатуга куячаклар.

  • 2021 елның 11 маенда гимназиядә ут ачып, кайчандыр шушы мәктәптә укыган Илназ Галәвиев тугыз кешене: җиде бала һәм ике укытучыны үтерде.
  • Быел апрель аенда, һөҗүм булганнан соң ике ел диярлек вакыт үткәч, мәхкәмә Илназ Галәвиевне гомерлеккә ирегеннән мәхрүм итте. Ул күп кешене үтерүдә, шартлаткыч ясау һәм куллануда, мәктәп милкен зарарлауда гаепле дип табылды.
  • Ул "Кара дельфин" кырыс тәртипле колониясендә утыра. Бу Русиядә иң зур колония, анда гомерлек төрмәгә хөкем ителүчеләр утыра. Ул Оренбург өлкәсендә урнашкан, рәсми рәвештә ИК-6 УФСИН дип атала.
  • Галәвиевка хөкем карарын чыгарганда балаларын, якыннарын югалтучылар да бар иде. Әле дә йөрәк яраларыннан кан сыкрап торган ата-аналар барлык мәхкәмә утырышларына да йөрергә тырышты. Кемдер бер утырышны да калдырмыйча йөрде, кемдер хәлсезләнеп, моны башкача күзәтә алырлык көчем юк дип аерым мәхкәмәләргә бармый калды. Әмма күбесе якыннарын кайтара алмаса да, яраланучылар тулаем сәламәтләнә алмаса да, ниһаять, бу эшкә нокта куелды дип җиңел сулап куйды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG