Accessibility links

Казанда мөселман календаре нигезендә Хәтер көне узды


Архив фотосы
Архив фотосы

Татарстан мөфтияте бу чараны дүртенче тапкыр үткәрә.

Бүген, 22 апрельдә, Шәүвәл аеның 13нче көнендә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте мөселман календаре нигезендә "Хәтер көне" үткәрде. Казанны Явыз Иван гаскәрләреннән саклаучылар истәлегенә уздырылган чара Казан Кирмәнендә үтте. Татарстан мөфтияте бу чараны дүртенче тапкыр үткәрә.

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәренчә, "Хәтер көне"не"Кол Шәриф" мәчетендә өйлә намазы уку белән башланган, аны Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин алып барган. Намаздан соң мәчеткә җыелган халык Казан ханнары җәсәдләре җирләнгән урынга һәм Сөембикә манарасы янына юнәлгән. Биредә чараның төп өлеше узган. Каберлек янында Коръән сүрәләре укылган һәм Казанны алганда шәһит киткәннәргә, төрле вакытларда һәлак булган татар халкы батырларына рухына багышлап дога кылганнар.

Татарстан хакимиятләре Хәтер көнен үткәрергә рөхсәтне соңгы тапкыр 2021 елда биргән иде, аны Тинчурин бакчасында уздырырга рөхсәт иттеләр. Шул ук елны, алданрак – май аенда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең аксакаллар шурасы кызыклы карар кабул итте. Татар халкының фаҗигаи көнен көзен билгеле бер көндә түгел, Рамазан ае тәмамланганнан соң ике атна узгач, Шәүвәл аеның 13нче көнендә билгеләп үтәргә кирәк, диделәр. Мөселман календаре буенча, 959 елда Казанны нәкъ менә шул көнне яулап алганнар.

Моңарчы татар милли хәрәкәте активисты, Хәтер көненә нигез салган кешеләрнең берсе – Рәүф Ибраһимов чараның элекке форматын да саклап калу әйбәт булыр иде, дигән иде. "1552 елда һәлак булганнарны аерым бер көнне искә алу кирәк. Шуңа Хәтер көнен 15 октябрьдә дә үткәрү зарур", дигән ул.

  • Былтыр 15 октябрь – Хәтер көнендә бер төркем милли хәрәкәт вәкилләре 1552 елны Казанны саклап һәлак булган ата-бабаларыбыз рухына дога кылу өчен башта Кол Шәриф мәчетенә килде, аннары Сөембикә манарасы янына җыелды. Хәтер көне чаралары чит илләрдә дә узды.
  • "Моннан 471 ел элек безнең әби-бабаларыбызның каннары елга булып аккан. Шуңа да карамастан алар үз теләкләре белән шәһәрне дә бирмәгән, телне һәм динне дә бирмәгән. Соңгы тамчы каннарына кадәр азатлыклары өчен көрәшкәннәр. Әлхәмдулилла, аларның дәвамчылары - без. Инде 471 елдан соң да бирегә килеп, Сөембикә манарасы янында үз телебездә дога кылабыз, үз телебездә сөйләшә алабыз икән, димәк милләтебез исән", диде язучы Фәүзия Бәйрәмова.
  • Былтыр 15 октябрьдә "Азатлык" татар яшьләре берлеге вәкилләре Казанның берничә урынында – аерым алганда Татарстан хөкүмәте бинасы янында һәм Бауман урамында Хәтер көне уңаеннан ялгыз пикетка чыкты. Катнашучылар "Алар тез чүкмәде, баш бирмәде, шуңа алар исән бүген дә! 1552 мәңге хәтердә!" дигән шигар тотып торды.
  • 2022 елда Хәтер көнен оештырырлык ни оешма юк иде, ни Казанның башкарма комитетына урын сорап гариза язарлык кеше дә табылмады. Матәм чарасы кыл өстендә эленеп калды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG