Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казандагы мәхкәмә журналист Алсу Кормашеваны яклаган плакаты өчен Искәндәр Ясәвиевка кабат штраф салган


Искәндәр Ясәвиев. Журналистларны эзәрлекләүгә каршы чара. Казан, 10 декабрь, 2023
Искәндәр Ясәвиев. Журналистларны эзәрлекләүгә каршы чара. Казан, 10 декабрь, 2023

"Алсу Кормашева — журналист, ә җинаятьче түгел" плакаты өчен Ясәвиевка Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе 15 мең сум штраф салган иде инде. Социолог моны Югары мәхкәмәгә шикаять иткәч, карар гамәлдән чыгарылып яңадан карауга җибәрелгән иде. Ясәвиевка мәхкәмә бу юлы да кабат 15 мең сум штраф салган.

Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе Азатлык радиосы журналист Алсу Кормашеваны яклаган плакаты өчен социолог Искәндәр Ясәвиевкә кабат 15 мең сум штраф салган. Бу карарны мәхкәмә кичә, 22 апрельдә кабул иткән, дип җиткерә "Коммерсантъ".

Былтыр 10 декабрьдә Казанның Тинчурин паркында матбугат иреге һәм журналистларны эзәрлекләүгә каршы пикет үтте. Чара хакимиятләр белән килештерелгән иде. Анда катнашучылар нигездә Азатлык радиосының татар-башкорт хезмәте журналисты Алсу Кормашеваны яклап чыкты.

— Чара башланып берничә минут үткәч тә безнең янга башкарма комитет вәкиле Марат Исхаков килде. Ул чараны оештыручы Дарина Лунцовадан һәм миннән Алсу Кормашева исеме язылган плакат пикетның темасына туры килә дип саныйсызмы, дип сорады, дип сөйләгән иде Ясәвиев. Мин Кормашева - журналист, ул төрмәдә, аны нигезсез эзәрлеклиләр, шуңа күрә плакат пикет максатына туры килә дип саныйм дип белдердем. Әмма чараны оештыручыга җәза бирелмәсен өчен бу плакатны алып куярга әзер булуымны әйттем һәм алып куйдым, диде ул.

1 февральдә Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе социолог Искәндәр Ясәвиевкә "Алсу Кормашева — журналист, ә җинаятьче түгел" плакаты өчен 15 мең сум штраф салган иде. Мәхкәмә аны Административ хокук бозулар кодексының 20.2 маддәсе 5 өлешендә (Халык алдындагы чарада катнашучының җыен, митинг, демонстрация, йөреш яки пикет уздыру тәртибен бозу) гаепле дип тапты.

Социолог моны Татарстан Югары мәхкәмәсенә шикаять итте. 20 мартта Югары мәхкәмә район мәхкәмәсе карарын гамәлдән чыгарып, аны яңадан карауга җибәрде.

Кичә Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе Ясәвиев эшен карап, аны яңадан 15 мең сум штрафка хөкем иткән. "Коммерсантъ"ка социологның адвокаты бу карарны шикаять итәчәкбез дигән.

  • Алсу Кормашева — АКШ һәм Русия ватандашы, ул Чехия башкаласы Прагада ире һәм ике баласы белән яшәде. Журналист гаилә сәбәпләре белән былтыр май уртасында Казанга кайтты.
  • 2023 елда 2 июнь көнне аны Казан һава аланында куәт оешмалары вәкилләре тоткарлады һәм ике паспортын да — Американыкын да, Русиянекен дә тартып алды. Аңа икенче ватандашлыгы турында Русия хакимиятләренә белдермәгән өчен җинаять эше ачылды (РФ Җинаять кодексының 330.2 маддәсе), 10 мең күләмендә штраф салынды.
  • Шул беренче хөкем карары көченә кергәнен көткән арада, 18 октябрьдә, Алсу Кормашева тоткарланды. Аңа үзен ят агент булуын белдертмәү сылтамасы белән җинаять эшен ачтылар (РФ Җинаять кодексының 330.1 маддәсе). Бу Русиядә беренче шундый очрак.
  • 18 октябрьдән бирле Алсу вакытлыча тоту изоляторында.
  • Былтыр декабрьдә исә аңа Русиянең хәрби көчләре турында "фейклар" тарату маддәсе нигезендә яңа җинаять эше ачылды. Җинаять эше Азатлык 2022 елда чыгарган "Нет войне" ("Бетсен сугыш") китабын чыгару өчен ачылган. Шулай итеп, хәзер Русия хакимияте Кормашеваны әлеге китапны тарату эшенә бәйләргә тырыша. РФ Җинаять кодексының "фейклар" турындагы 207.3 маддәсе нигезендә Алсу Кормашевага 10 елга кадәр төрмә яный
  • АКШ Дәүләт департаменты Алсу Кормашева эшенә "зур игътибар" бирә. Бу хакта 18 гыйнварда Дәүләт департаменты вәкиле Мэттью Миллер белдерде. Дәүләт департаменты әлегә кадәр журналистны канунсыз тоткарланган дип танымады. Миллер әйтүенчә, бу моңа көч куелмый дигән сүз түгел. — Без даими рәвештә мәгълүмат җыябыз, фактларны бәялибез, кануннарны карыйбыз һәм бу, ахыр чиктә, безне дөрес карарга китерә", диде Миллер журналист Алекс Рауфоглу соравына җавап биреп.


🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG