Куәт оешмалары вәкиле Мәхкәмә приставлары федераль хезмәтенең (ФССП) Казандагы Идел буе районы бүлекчәсендә тентү үткәргән. Бу хакта чыганакларына таянып "Бизнес Online" яза.
Басма чыганаклары әйтүенчә, вазифаи вәкаләтләрне арттыру турында җинаять эше ачылган (Җинаять кодексының 286 маддәсе). Тикшерү комитеты фаразынча, 500 мең сум бурычы булган бер ир шушы бүлекчәдә эшләүче мәхкәмә приставы Ильвина Җамалиевага үтенеч белән мөрәҗәгать иткән, үзенең Mazda 6 машинасын саттырып, әҗәтен капларга тәкъдим иткән.
Җамалиева риза булган, машинаны кулга алган һәм аны сатуга чыгарган. Машинаны приставның егете сатып алган. Әмма акчаларны мәхкәмә приставлары хезмәтенең хисабына күчермәгәннәр һәм мөрәҗәгать итүченең бурычы түләнмәгән. Ул тикшерү комитетына мөрәҗәгать иткән.
Җамалиеваны сорау алу өчен тикшерү комитетына китергәннәр, аңа чикләү чарасы сайлау мәсьәләсе карала дип яза басма.
- Күптән түгел "вазифаи вәкаләтләрне арттыру" маддәсе нигезендә Казан федераль университетының (КФУ) Халыкара мөнәсәбәтләр институты мөдире һәм "Казан Кирмәне" музей-тыюлыгының элекке җитәкчесе Рамил Хәйретдиновны тоткарлаганнар иде.
- Тикшерү фаразынча, 2022-2023 елларда ул институт хезмәткәрләренә "Восточный разряд" һәм "Клио плюс" фәнни-тикшеренү лабораторияләре белән килешүләр төзеттергән, әмма бу эшләр башкарылмаган. Бер миллион сумнан артык акча белән бәйле эшләр турында сүз бара, җинаять эшендә яңа эпизодлар барлыкка килсә, аның күләме артырга мөмкин диелә.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум