Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медиа: Русия хакимиятләре түрәләргә чит илгә чыгуны тыйган


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Кагыйдәләр төрлечә: әйтик, Дума депутатларына чит илләргә бернинди сәбәп белән дә чыгарга ярамый. Финанс министрлыгындагыларга эш сәфәрләре генә рөхсәт ителә. Куәт оешмалары вәкилләре 14 илгә чыга ала. Имеш Русия түрәләренә тозак корып алардан дәүләт иминлегенә кагыла торган серләрне белешүләре бар.

Русия хакимиятләре түрәләргә чит илгә чыгуны тыйган, дип яза Reuters язмасына сылтама белән "Коммерсант".

Reutersның тугыз чыганагы әйтүенчә, аерым оешмаларның хезмәткәрләренә махсус рөхсәт алмыйча илдән чыгу тыелган, чөнки Федераль иминлек хезмәте (ФСБ) чит дәүләтләр дәүләт серен белә алыр дип сагая.

Reuters язуынча, бу кагыйдәләр төрле дәүләт оешмаларында төрлечә, ә кайбер түрәләргә хәтта "дус булган" илләргә дә чыгу ярамый. Бу түрәнең яшерен мәгълүматка никадәр якын булуы белән бәйле диелә.

Шулай ук агентлык әңгәмәдәшчесе әйтүенчә, Русия думасы депутатларына чит илләргә бернинди сәбәп белән дә барырга ярамый, аларның чит илгә чыгарга сораган рөхсәтләре кире кагылачак. Финанс министрлыгында эшләүчеләргә эш сәфәрләре генә рөхсәт ителә. Эчке эшләр министрлыгы, ФСБ һәм Росгвардия хезмәткәрләре 14 илгә чыга ала: аларның күбесе - Совет берлегенең элекке республикалары, шулай ук Куба, Иран, Төньяк Корея һәм Сүрия. Русия энергетика министрлыгы түрәләре исә "үзләре теләгән җиргә ирекле бара ала", дип яза Reuters.

"Чыганаклар әйтүенчә, бу кагыйдәләрне кырыслатуларының төп сәбәбе - Русия түрәләренә тозак корып алардан дәүләт иминлегенә кагыла торган серләрне белешүләре бар. Тагын бер сәбәп - түрәләрне тоткарлап соңыннан Көнбатышка тапшырырга яки серләрне сөйләсеннәр өчен килешү тәкъдим итәргә мөмкиннәр", дип яза Reuters.

Агентлыкның тагын бер чыганагы әйтүенчә, хөкүмәт әгъзаларына чит илләргә чыгуны рәсми булмаган рәвештә әле 2022 елда ук тыйганнар, ә бу чара рәсми буларак 2023 ел уртасында кабул ителгән. Хәзер яшерен мәгълүмат белән эшләүче башка дәүләт хезмәткәрләренә дә шушындый чикләүләр кертелгән диелә.

  • 2022 елда февральдә Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, төрле тармакта эшләүчеләргә чит илгә чыгудан баш тартырга киңәш итүләре турында даими хәбәр ителеп тора.
  • Сугыш башланган елны ук Яңа ел алдыннан түрәләргә һәм дәүләт ширкәтләре вәкилләренә Яңа ел бәйрәмнәрендә Русиядән китү тыелуы билгеле булды. Кышкы ялларда аларга хәтта шәһәрдән чыкмаска киңәш ителгән иде. Түбәнрәк вазифада торучыларга исә Яңа елда дус булмаган илләргә бармаска кушылган, юкса эштән җибәрү ихтималы булуы әйтелгән. Бу дәүләт серен белә алучыларга гына түгел, шәһәр хакимиятендәгеләрнең бөтенесенә дә кагыла, дип сөйләде "Вёрстка"ның Мәскәү мэриясендәге әңгәмәдәше.
  • Русиядә дәүләт нефть-газ ширкәтләрендә эшләүчеләргә чит илгә чыгуны тыюлары да хәбәр ителде.
  • Былтыр журналистлар Русиянең дәүләт оешмаларында эшләүчеләрне эштән җибәрү белән янап чит ил паспортларын тапшырырга мәҗбүр итәләр, дип язган иде. Әлегә бу тыю бөтен түрәләргә дә кагылмый, кемгәдер чит илгә чыгу тулысынча тыелса, икенче берләренә хакимиятләр "дус булган" яки "нейтраль" илләр дип санаучы дәүләтләргә бару рөхсәт ителә диелде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG