Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медиа: Русияләргә чит илләрдә паспортларын алыштыруны тыярга мөмкиннәр


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Бу тыюны 2024 елда кертергә тәкъдим ителә, дип яза "Новая газета". Әгәр мондый фәрман чынлап та бар икән, һәм аны имзаласалар, чит илләрдә яшәүче русияләргә документларын — мисал өчен вакыты чыгып килгән чит ил паспортларын алмаштыру өчен Русиягә кайтырга туры киләчәк.

Русия тышкы эшләр министрлыгында чит илләрдә документлар бирү һәм алыштыруны тыю турында фикер алышалар. Бу хакта "Новая газета" хәбәр итә. Басма министрлык фәрманының өлгесен тапкан.

Документка ярашлы, Русия тышкы эшләр министрлыгының чит илләрдәге консуллык оешмалары "паспортлар рәсмиләштерү, нотариаль хезмәтләрне күрсәтү, ватандашлык мәсьәләләрен хәл итү" кебек хезмәтләрен "вакытлыча туктатып торырга" мөмкин.

Бу тыюны 2024 елда кертергә тәкъдим ителә, дип яза "Новая газета".

Документның чын булуы расланмаган. Тышкы эшләр министрлыгында журналистларның сорауларына җавап бирмәгәннәр.

Әгәр мондый фәрман чынлап та бар икән, һәм аны имзаласалар, чит илләрдә яшәүче русияләргә документларын — мисал өчен вакыты чыгып килгән чит ил паспортларын алмаштыру өчен Русиягә кайтырга туры киләчәк.

2023 елның көзендә мондый тыюны Беларуста керткәннәр иде. Беларусның даими рәвештә чит илдә яшәүче ватандашлары илчелекләр һәм консуллыклар аша паспортларын алыштыра яки аның вакытын озайта алмаячак. Бу эшләрне бары тик теркәлгән яшәү урыныңдагы эчке эшләр оешмаларында гына башкару мөмкин. Әлеге тыю аркасында беренче чиратта сәяси мөһаҗирләрнең тормышы катлауланды. Чөнки алар хакимиятләр тарафыннан эзәрлекләнүләре аркасында ватаннарына кайта алмый.

БМО белешмәләренә күрә, 2021 елда чит илләрдә Русиянең 10 млнлап ватандашы яши. Украинага каршы сугыш башланганнан соң һәм мобилизация игълан ителгәч тагын кимендә 700 меңләп кеше Русиядән киткән, дип искәртә "Новая газета".

Шул ук вакытта Русия тышкы эшләр министрлыгы чит илдә документлар бирми башлау турындагы бу хәбәрне кире какты. "Бу мәгълүмат бөтенләй дөреслеккә туры килми һәм провокацион булып тора", дип белдерделәр министрлыкта.

  • Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, русияләр күпләп илдән китә башлады, "өлешчә" мобилизация игълан ителгәннән соң күчеп китүчеләр саны тагы да артты.
  • Беренче дулкында китүчеләр башлыча Төркия, Грузия, Европа илләрен, Израилне сайлады. Журналистлар, хокук яклаучылар, сәясәтчеләр, җәмәгать эшлеклеләре, иҗади интеллигенция – Рига, Вильнюс, Тбилиси, Ереван, Берлин кебек шәһәрләргә күпләп китте. Европа илләре әле ул вакытта Русиядән килүчеләргә капкаларын япмаган иде, кем тели, шулар килә, урнаша алды. Ул вакытта Татарстан белән Башкорстаннан да, Русиянең башка төбәкләрендә яшәүче татарлар да Русиядән китү ягын кайгыртты. Күп түгел, әмма бар иде. Татар белән башкортның беренче агымы Төркиягә юл тотты.
  • Мөһаҗирлекнең икенче дулкыны исә Путинның "өлешчә мобилизация" игълан итүеннән соң, сентябрь аенда барлыкка килде. Ике-өч көндә сугышка эләгү һәм чикләр ябылу куркынычы татар белән башкортларны Казакъстан, Кыргызстанга китәргә мәҗбүр итте. Китүчеләрнең зур өлеше Төркиягә китүне хуп күрде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG