Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медиа: Тукай районы башлыгын ришвәтчелектә Яңа бистәсендә салдырган өе өчен шикләнәләр


Фаил Камаев
Фаил Камаев

Камаев районның Әҗмәкәй авыл җирлегендәге Яңа бистәсендә ике катлы йорт җиткергән. Тик бу йортны төзегән оешмага бер тиен дә акча түләмәгән. Аның каравы, оешманың кайбер проблемнарын җайларга сүз биргән, дип фаразлана.

Тукай районы башлыгы Фаил Камаевның өендә куәт оешмалары вәкилләре тентү уздыра, дип җиткерә "Бизнес Online". Кичә, 18 апрельдә, түрәнең тоткарлануы һәм сорау алуга алып китүләре хәбәр ителгән иде, аны ришвәт алуда шикләнәләр.

Басма язуынча, Камаев районның Әҗмәкәй авыл җирлегендәге Яңа бистәсендә ике катлы йорт җиткергән. Бу өйгә аның хатыны Гөлназ Камаева (ул район башкарма комитетында эшли дип искәртелә) күченгән, тик документларда йортны Камаевның Мөслимдә яшәүче апасына яздырганнар диелә.

Куәт оешмалары вәкилләре бу йорт белән ул салынгач та кызыксына башлаган булган, Татарстан эчке эшләр министрлыгы икътисади иминлек идарәсенең Чаллыдагы бүлеге хезмәткәрләре материаллар да туплаган, тик аларны зурга җибәрмәгәннәр. Быел мартта республика эчке эшләр министрлыгына Дамир Садретдинов килгәннән соң бу материаллар кабат исләренә төшә, яңа җитәкчегә шау-шу кубарырдай материалларны күрсәтәләр, алар арасында район башлыкларына бәйлеләре дә була, дип яза басма чыганакларына сылтама белән.

Кичә Камаевның өенә куәт оешмалары вәкилләре килгән, аны сорау алу өчен алып киткәннәр, төнне ул вакытлыча тоту изоляторында үткәргән дип яза "Бизнес Online".

Камаевны 1,3 млн сум ришвәт алуда шикләнәләр, тик ул аны акчалата түгел, әйберләр белән алган диелә. Куәт оешмалары вәкилләре фаразынча, аның өен төзегән оешма төзелеш кирәк-яраклары өчен бер тиен дә алмаган. Әмма тикшерү комитеты фаразынча, Камаев оешмага Татарстанның баш инвестицион-төзелеш идарәсе белән проблемнарын җайларга вәгъдә иткән.

Ришвәт бирүче оешманың исеме әлегә әйтелми, әмма Татарстанның баш инвестицион-төзелеш идарәсе кушуы белән бу оешма шул исәптән Тукай районында да берничә объект төзегән булган, дип яза басма. Мәсәлән, 135 млн сумга авыл мәктәбе салган булган.

Бу җинаять эше белән бәйле зур тентүләр әле 17 апрельдә үк узган, ул чакта ришвәт бирүче дә, Камаевның шәхси машина йөртүчесе дә тоткарланган булган. Алар икесе дә бу хәлләрне танып күрсәтмәләр биргән диелә.

  • Фаил Камаев тумышы белән Мөслим районыннан. Ул үзенең карьерасын 1992 елда туган авылында тарих укытучысы булып башлап җибәрә. Бик кыска вакыт эчендә мәктәп мөдиренең тәрбия эшләре урынбасары була, ә бер елдан мәктәп мөдире итеп куялар.
  • 2000 елларда Мөслим районында авыл җирлеге башлыгы була. Актив түрәне Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов күреп ала һәм 2002 елда социаль мәсьәләләр урынбасары итеп Актанышка чакыра. Соңрак аны шундук диярлек районның мәгариф бүлеге җитәкчесе итеп куялар.
  • 2005 елда Камаев Фәттаховның урынбасары һәм уң кулы була. Энгель Нәвап улына Татарстан мәгариф министры булырга тәкъдим иткәч, ул 2012 елда үзе урынына Камаевны калдырды.
  • Фәттахов мәгариф министры булган вакытта аны чыгышы белән Мөслимнән булган Фаил Камаев алыштыруын халык артык җылы кабул итмәде. Аның белән эш авыр барды дип билгелиләр.
  • Актаныш белән Камаев биш ел җитәкчелек итте. 2017 елда районга Фәттахов кире кайтты, ә Камаевны Тукай районы башлыгы итеп куйдылар.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG