Владимир Путинның бюджет оешмаларында эшләүчеләрнең хезмәт хакына кагылышлы 2012 елда ук имзалаган "Май фәрманнарын" Русиядәге төбәкләрнең 90 проценты үтәмәгән.
"Вёрстка" басмасы чыгарган тикшеренүдә 2014 елда аннексияләнгән Кырым белән Акъяр (Севастополь) исәпкә алынмаган, Украинадан басып алынган Луһански, Донецки, Херсон, Запорожье төбәкләре дә кермәгән.
Путинның 12 ел элек биргән фәрманына ярашлы 2018 елда Русия укытучылары, табиблары, мәдәният оешмалары хезмәткәрләре һәм социаль хезмәткәрләре үз төбәгендәге уртача хезмәт хакын алырга тиеш иде. Ачык чыганаклардагы белешмәләргә, шул исәптән Росстат мәгълүматларына таянып, басма 2023 ел ахырына Русиянең 85 төбәгенең 11ендә генә президент фәрманы үтәлгән, дип яза.
Мәсәлән Мордовиядәге мәктәп укытучысы узган ел аена 32 мең сумнан әзрәк акча алып эшләгән, югыйсә аның хезмәт хакы кимендә 36 560 сум булырга тиеш. Ә Байкал аръягы краенда социаль хезмәткәрләр 55 199 сум алырга тиеш булса да, 42 меңнән әзрәк акча алган.
"Вёрстка" искәртүенчә, иң начар вазгыять - шәфкать туташлары, санитарлар арасында. Барлыгы 64 төбәктә аларның хезмәт хакы уртача хезмәт хакыннан кимрәк булган. Ә кайбер төбәкләрдә, мәсәлән шул исәптән Татарстан республикасында да, алар уртача хезмәт хакыннан 20ләп процентка кимрәк алалар.
Путин үзе дә "Май фәрманнары"ның үтәлмәве турында әйткән иде. Былтыр октябрьдә ул хөкүмәткә һәм төбәк хакимиятләренә киләсе ел башына кадәр хезмәт хаклары белән бәйле бу максатларга ирешергә кушты. Соңрак Русия президенты декабрьгә кадәр вакыт бирде.
- 2019 ел башында оппозиция сәясәтчесе Алексей Навальный Путинның "май фәрманнары" үтәлми дип белдерде һәм аларның тормышка ашырылуын контрольдә тоту өчен "Навальный һөнәр берлеге" булдыруы турында игълан итте.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум