Accessibility links

Себердә урман янгыннары башланды: 40 мең һектардан артык урман яна


Яһүд автоном өлкәсе белән Хабаровски краенда вазгыять иң катлаулысы диелә.

Себер төбәкләрендә урман янгыннары башланган. Ут җиде төбәктә кабынып киткән, дип җиткерә Урман хуҗалыгы федераль агентлыгы. Хәбәрдә әйтелгәнчә, хәзерге вакытта барлыгы 40 374 һектар мәйданда 41 янгын бар.

Яһүд автоном өлкәсе белән Хабаровски краенда вазгыять иң катлаулысы диелә.

Яһүд автоном өлкәсендә урманда, керү авыр булган урында 25 апрельдә көчле янгын чыккан. Хәзерге вакытка ут 18,5 мең һектарны узган. Янгын белән көрәшеп, 29 апрельгә таралуын туктата алганнар.

Хабаровски краенда 14 муниципалитетта урманнар яна һәм ул 22 мең һектарга җәелгән. Хәзерге вакытта төбәктәге янгыннарны 380 кеше, 60 җир өсте техникасы, җиде һава техникасы сүндерә.

Русиянең 79 төбәгендә янгын куркынычы сезоны башланды.

  • Русиядәге урман янгыннары былтыр да шушы чорларда башланган иде.
  • Май аенда Русиянең 18 төбәгендә урман янгыннары чыккан иде. Зур урман янгыннары Свердлау, Омски, Чиләбе, Амур өлкәләрендә, Хабаровски төбәгендә һәм Яһүди автоном өлкәсендә теркәлде.
  • 8 майга каршы төндә Курган өлкәсендәге урман янгыннары 800дән артык кеше яшәүче Эчкен (Юлдус) татар авылына килеп җитте. Көчле җил сәбәпле ялкын берничә минутта бөтен авылны чолгап алды. Нәтиҗәдә, җирлектәге 380 йортның 228 янып бетте. Восточный дип аталган урам ягында гына йортларга ут тимәде. Янгында 7 кеше һәлак булды.
  • Татар дөньясы берләшеп авылга ярдәм җыя башлады. Дөнья татар конгрессы аша гына да берничә тапкыр һуманитар ярдәм тапшырылды. Конгресс берничә тапкыр авылга барып халык белән сөйләште, мәктәп әсбаплары бүләк итте. Эчкен балаларына Актаныштагы җәйге аланга юлламалар бирделәр.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG