Accessibility links

Кайнар хәбәр

Таҗикстан ватандашларыннан соң Русиягә Үзбәкстан белән Кыргызстан ватандашларын да кертми башлаганнар


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Бу илләрнең ватандашларын 24 апрельдән кертми башлаганнар. Һава аланында тоткарланган мигрантлар чик буе сакчылары безне ашатмыйлар, су бирмиләр, бәдрәфкә кертмиләр, телефоннарны тартып алалар дип зарлана. Русиягә яулыклы хатыннарны һәм сакаллы, әмма мыексыз ирләрне кертмиләр, диелә.

Соңгы көннәрдә Русиянең чик буе сакчылары илгә Таҗикстан гына түгел, Үзбәкстан белән Кыргызстан ватандашларына да керергә рөхсәт итми башлаган. Бу хакта "Агентство" басмасына хокук яклаучы Валентина Чупик сөйләгән.

Аның әйтүенчә, Русия башка ил ватандашларын элек беркайчан да бу кадәр күпләп кире борып җибәрмәгән.

Мигрантларны Русиягә кергәндә киңкүләм тоткарлаулар 24 апрельдә башланды һәм 1 майга Русия һава аланнарына 4500ләп кеше тупланды ди Валентина Чупик. Җир өсте контроль-үткәрү пунктларында да шул тирә кеше җыелган.

Хокук яклаучы әйтүенчә, тоткарланучыларның дүрттән бере - таҗиклар, яртысы диярлек - үзбәкләр, калганнарының күпчелеге - кыргызлар.

Аларның күпчелеген ике тәүлек эчендә кире борып җибәрәләр, кайбер очракларда гына ватаннарына җибәрү бер атнага кадәр сузылырга мөмкин, дип сөйләгән Чупик.

24 апрельдән башлап чик буе сакчылары тарафыннан тоткарланган мигрантлардан аңа ике йөзләп мөрәҗәгать килгән. Кешеләр ашатмыйлар, су бирмиләр, бәдрәфкә кертмиләр, телефоннарны тартып алалар һәм "берни аңлатмыйлар" дип зарланган.

Русиягә яулыклы хатыннарны һәм сакаллы, әмма мыексыз ирләрне кертмиләр, ди ул. Шул ук вакытта бу кешеләрнең күпчелеге моңа кадәр Русиягә эшләргә килгән булган инде.

"Хәзер рәттән бөтен кешене кире боралар", дигән Чупик "Агентство"га.

Әлегә бу уңайдан Кыргызстан һәм Үзбәкстан тышкы эшләр министрлыклары рәсми фикер белдермәде. Русиянең үткәрү пунктларында мигрантлар белән бәйле проблем булуын бары тик Таҗикстан гына таныды.

28 апрельдә Таҗикстан тышкы эшләр министрлыгы сайтында рәсми белдерү чыкты. Анда әйтелгәнчә, 27 апрельнең көн ахырына "Внуково һава аланындагы кешеләрне вакытлыча тоту зонасында тиешле санитар шартлар белән тәэмин ителмәгән килеш Таҗикстанның 954 ватандашы тотыла". Алар арасында студентлар да бар. Внуковода күп сәгатьләр көтеп, тоткарланып калганнан соң Таҗикстанның 322 ватандашын Русиягә керткәннәр.

Таҗикстан тышкы эшләр министрлыгы "Русиядә Таҗикстан ватандашларына тискәре мөнәсәбәт күрсәтү, аларның хокукларын һәм ирекләрен бозу очракларына җитди борчу" белдерде һәм 29 апрельдә Дүшәнбедәге Русия илчесе Семен Григорьевка протест нотасы тапшырды. Бу хакта Азатлыкның таҗик хезмәте хәбәр итте.

Кичә, 1 майда, Таҗикстан тышкы эшләр министры Сироҗиддин Мөхриддин белән Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров телефоннан сөйләште.

Мөхриддин Лавровка Таҗикстан ватандашларының хокуклары һәм ике яклы килешүләр бозыла диде. Лавров исә моны "вакытлы күренеш, бу кешенең милләтенә карап эшләнми", дип ышандырды.

  • "Крокус Сити Холлда" теракттан соң аны башкаруда һәм оештыруда катнашуда шикләнелгән тугыз кеше сак астына алынды. Аларның күбесе Таҗикстан ватандашлары. Әлеге вакыйгадан соң мигрантларны контрольгә алу турында сөйләшүләр башланды. Хокук яклаучы Валентина Чупик теракттан соң Русиядәге мигрантларны кысрыклаулары турында 8,5 мең мөрәҗәгать килде дип белдерде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG