Accessibility links

Татарстан белән Башкортстан оешмалары АКШның яңа чикләүләренә эләккән


Бу оешмалар Русиянең хәрби-сәнәгать нигезен тәэмин итеп тора диелә. Мәсәлән, Чаллыда урнашкан "Ремдизель" заводы "Тайфун" ныгытылган машиналары һәм башка хәрби техника чыгара. Бу оешмада штурмчылар өчен "Зубило" дип аталган пилотсыз машина да чыгаралар.

АКШ Татарстанның "Электроприбор" һәм Ремдизель", шулай ук Башкортстанның "Нефтегазстрой" белән Сибкапитал" оешмаларына каршы чикләүләр керткән. Бу хакта Америка финанс министрлыгы документына сылтама белән "Коммерсантъ" яза.

Казандагы "Электроприбор" заводы авиация, сәнәгать һәм көнкүреш кирәк-яраклары, шул исәптән басымны үлчи торган җиһазлар җитештерә. Ул "Ак Барс Холдинг"ка керә.

"Ремдизель" исә "Тайфун" ныгытылган машиналары һәм башка хәрби техника чыгара. Бу оешмада штурмчылар өчен "Зубило" дип аталган пилотсыз машина чыгаралар. Завод Чаллыда урнашкан.

"Нефтегазстрой" - Башкортстанның Нефтекама шәһәрендә, ә "Сибкапитал" Благовещенда урнашкан (февраль аена кадәр ширкәт "Башкорт сәнәгать холдингы" исемен йөртте).

АКШ финанс министрлыгы 29 русиялене һәм Русиянең 250дән артык оешмасын чикләүләр исемлекләренә керткән. Чикләүләр кертүгә аңлатмада әйтелгәнчә, бу оешмалар Русиянең хәрби-сәнәгать нигезен тәэмин итеп тора.

Аерым алганда "Победа" һава ширкәте, "Ланит" корпорациясе, "Урал" машина заводы, Ярослав мотор заводы да санкцияләргә эләккән.

  • 2022 елның 24 февралендә Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы сугыш башлады. Шул сәбәпле Көнбатыш илләре Русиягә карата кырыс чикләүләр кертте. Бу түрәләрнең генә түгел, гади халыкның тормышына да нык тәэсир итә.
  • Моңарчы АКШ финанс министрлыгы Ак Барс Банкка һәм Уфаның "Башвзрывтехнологии" оешмасына чикләүләр кертте.
  • АКШ чикләүләренә Казан дары заводы һәм Башкортстанның алты оешмасыда эләкте.
  • Былтыр гыйнвар аенда АКШ Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка карата санкцияләр керткән иде. Санкцияләргә хатыны Гөлсинә һәм аның LUCHANO ширкәте дә эләкте.
  • АКШ санкцияләре Казан боралак заводы, Күмертау боралак заводына да кертелде.
  • Узган ел ахырында "Казанькомпрессормаш", "Промтех-Казань" һәм "Аэрокон" фәнни җитештерү комплексы да кушма штатлар чикләүләренә эләккән иде.
  • Татарстан президенты Украинага һөҗүме өчен Русиягә кертелгән чикләүләрне укол белән чагыштыра. Аның әйтүенчә, "авырттырса да", республика аларга җайлашкан. "Безнең технологик җиһазларга чикләүләр бар. Дус булмаган илләрдән аеруча машина, авиация сәнәгатендә тәэмин итүчеләрне күпләп югалттык, әмма башка юллар таптык", диде ул.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG