Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанның 18 мәктәбе өчен 100 миллион сумга пилотсыз очкычлар сатып алыначак


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Алданрак бу елның июль аена кадәр Татарстанның 18 мәктәбендә һәм бер урта махсус белем йортында махсус сыйныфлар барлыкка киләчәк дип хәбәр ителгән иде: аларда балалар пилотсыз очкычлар уйлап табачак һәм аларны проектлаштырачак. 

2024 ел ахырына кадәр Татарстан мәгариф министрлыгы республиканың 18 белем оешмасына 99 миллион сумнан артык акча түләп пилотсыз очкычлар сатып алачак. Укучыларны дроннар эшләргә, җитештерергә һәм кулланырга өйрәтәчәкләр. Акчаларны федераль бюджеттан һәм республика бюджетыннан бүлеп биргәннәр. Бу хакта мәгълүмат дәүләт өчен сатып алулар сайтында чыккан.

Дроннарны пилотсыз очкычлар проектлау сыйныфлары ачылачак 18 мәктәпкә бирәчәкләр.

Шуларның алтысы - Казан мәктәпләре, бишесе - Яшел Үзәннеке, Чаллыда исә ике мәктәп. Шулай ук Иннополистагы мәктәпкә, Лаеш районының Усад авылындагы лицейга, Столбищедагы Малышев исемендәге мәктәпкә, Бөгелмәдәге лицейга, Болгардагы кадет мәктәбенә таратылачак.

Бу мәктәпләрнең һәрберсе өчен пилотсыз очкычларның 12шәр конструкторын һәм спорт квадрокоптерының 12 конструкторын сатып алалар.

Алданрак бу елның июль аена кадәр Татарстанның 18 мәктәбендә һәм бер урта махсус белем йортында махсус сыйныфлар барлыкка киләчәк дип хәбәр ителгән иде: аларда балалар пилотсыз очкычлар уйлап табачак һәм аларны проектлаштырачак.

  • Былтыр март аенда пилотсыз очкыч җитештерү һәм сатучы ширкәтләр Русия мәктәп програмына пилотсыз очкычлар дәресләре кертергә тәкъдим иткән иде. Теория укыту гына түгел, гамәли тәҗрибә бирү дә тәкъдим ителде. Әгәр мәктәпләрдә мондый дәресләр кертелсә, бу Русиягә авиация өлкәсендә кадрлар суверенитетына ирешергә мөмкинлек бирәчәк диелде.
  • Сентябрьдә исә Татарстан хакимиятләре мәктәпләргә плиотсыз очкычларны проектлау өчен җиһазлар сатып алу мәсьәләсен карый башлады.
  • Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, Татарстанның "Алабуга" икътисади зонасында һөҗүм итүдә кулланылучы камикадзе-дроннар җитештерү оештырылды. Бу җиһазлар Русия коралларына "Герань-2" исеме белән кертелде.
  • Июль башында "Протокол" бәйсез басмасы һәм "Разворот" YouTube каналы Татарстанның "Алабуга" икътисади зонасында пилотсыз очу аппаратлары җитештерүгә багышланган тикшеренү чыгарган иде.
  • Журналистлар Татарстанның Алабуга көллияте студентларын аерым икътисади зонада "Шахед" иран дроннары җыюга җәлеп итәләр, аларның күбесе – балигъ түгел дип белдерде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG