Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тукай бүләгенә быел 10 кеше һәм бер театр дәгъва итә


Тукай премиясенең медале
Тукай премиясенең медале

Татарстанның мәдәният министрлыгы сәхифәсендә 2024 елда әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә дәүләт бүләген дәгъвалаучылар исемлеге чыкты.

2024 елның Тукай премиясенә намзәтләр билгеле булды. Намзәтләр барлыгы 10 кеше һәм бер театр коллективы.

Әдәбият өлкәсендә

  • шагыйрь Ләис Харрасов (Ләис Зөлкәрнәй) — "Узганны кабатлау" китабы өчен;
  • язучы Рафис Корбан — "Әхмәров", "Ватан", "Ике роман", "Алиш" китаплары өчен;
  • язучы Борис Вайнер — балалар әдәбиятын үстерүгә керткән өлеше өчен.

Музыка сәнгате өлкәсендә

  • композитор Риф Гатауллин — "Сак-Сак" симфоник бәете, автор җыентыклары өчен;
  • композитор Элмир Низамов — "Кара Пулат" операсы өчен;
  • Татарстан камера хоры җитәкчесе Миләүшә Таминдарова — "Татар хор музыкасы антологиясе" хезмәте һәм хор сәнгатен саклау һәм үстерү өчен.

Рәсем сәнгате өлкәсендә

  • рәссам Кадыйм Җәмитов — танылган татар шәхесләренең портретларын һәм сыннарын булдыруы өчен;
  • рәссам Рабис Сәләхов — татар халык җырларына нигезләнгән хезмәтләре өчен;
  • фоторәссамнар Рамил Галиев һәм Евгений Канаев — "Тормыш поэзиясе һәм прозасы. 1980-90 еллардагы Татарстан" хезмәте һәм фото сәнгатенә керткән өлешләре өчен.

Театр сәнгате өлкәсендә

  • "Әкият" курчак театры — "Әлфия" спектакле өчен, ул мәрхүм җырчы Әлфия Афзалова хакында, аның авторы һәм режиссеры — Илгиз Зәйниев, спектакль 2019 елда чыкты.

***

Узган елда Тукай бүләгенә Себердән шагыйрь Шәфкать Сибгатуллин (Шәүкәт Гаделша), күн мозаикасы техникасында эшләнгән паннолар сериясе өчен Наилә Кумысникова, архитектура өлкәсендә татар милли мәдәниятен үстерү өчен (Түбән Кама шәһәренең җәмигъ мәчете һәм парклары) Фирдәвес Ханов лаек дип табылды.

2015 елдан Тукай бүләге шагыйрь туган көнне - 26 апрельдә тантаналы шартларда тапшырыла башлады. Аңа кадәр лаеклар Шигърият бәйрәмендә игълан ителеп, бүләк үзе 30 август – Татарстан бәйсезлеге көнендә бирелә иде.

Нигезләмәгә күрә, премия өч кешегә бирелергә тиеш, лаеклар юк дип табылса, кимрәк тә булырга мөмкин. Әгәр Тукай бүләген бирү комиссиясе мәдәният, сәнгатькә өлеш кертүчеләр – премиягә лаеклар күбрәк дип тапса, исемлек артырга да мөмкин.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG