Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада давыллы җил котыра


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Башкортстан гидрометеорология үзәге мәгълүматынча, давыл бүген чигенергә уйламый. Секундына 25-26 метр тизлектә җил көтелә. Беренче җәрәхәтләнүче дә бар: төзелеш яныннан үтеп барган хатын-кызга койма ауган.

Бүген, 6 май иртәсеннән бирле Уфада давыллы җил котыра. Башкортстан медиасы һәм Telegram-каналларда агачларның авуы, биналарга килгән зыяннар турында хәбәр ителә.

"Башинформ" хәбәр итүенчә, Зорге урамында төзелеш барган урын янында бер хатын-кызга койма ауган. Аны тикшерү өчен хастаханәгә алып киткәннәр.

Көчле җил Башкортстанның Югары мәхкәмәсе бинасының тышкы ягыннан өч плитканы куптарып аткан. Адвокат Рамил Гыйззәтуллин UTVга әйтүенчә, урынны әйләндереп алганнар, корбаннар һәм җәрәхәтләнүчеләр юк.

Шулай ук Аксаков бакчасында агач ботаклары машиналар өстенә килеп төшкән дип хәбәр ителә.

Уфаның сивил яклау идарәсендә җил көчәйсә саклану чараларын күрергә кирәклеген кисәтәләр. Агачлар, электр терәкләре, коймалар, реклам такталары янында тормаска, агачлар булган урыннарда машиналарны калдыpып китмәскә кушалар.

  • Башкортстан гидрометеорология үзәге мәгълүматынча, давыл бүген чигенергә уйламый. Секундына 25-26 метр тизлектә җил көтелә. Бофорт үлчәме белән караганда бу куркыныч санала. Секундына 25 метр тизлектәге җил корылмаларны җимерә, агачларны аудара ала.
  • Көчле җил иртәгә - 7 майда тынар һәм тизлеге секундына җиде метр булыр дип көтелә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG