Accessibility links

Кайнар хәбәр

Волгоградта Ана-Ватан һәйкәленең "оят җирләрен каплауны"сораган Башкортстан активисты Рәсүл Ахияретдиновны хөкем итәчәкләр


Волгогрдатагы һәйкәл
Волгогрдатагы һәйкәл

Аны нацизмны аклауда гаеплиләр, дип җиткерә "Новости Волгограда" порталы.

Волгоградта Башкортстан активисты Рәсүл Ахияретдиновка гаепләү йомгаклавын раслаганнар. Аны нацизмны аклауда гаеплиләр, дип җиткерә "Новости Волгограда" порталы. Моның өчен аны биш елга кадәр ирегеннән мәхрүм итүләре бар.

Быел февральдә ул Русия президенты Владимир Путинга видеомөрәҗәгать яздырган иде. Ул Волгоградтагы Ана-ватан һәйкәленең "оят җирләрен каплауны" сорады.

"Мөселман дин әһелләре, Русия православ чиркәве руханилары һәм Волгоградта яшәүчеләр белән аралашканнан соң бер генә кеше дә аның мондый кыяфәттә булуыннан канәгать түгел дигән фикергә киләм. Мондый мәсьәләләр төбәк дәрәҗәсендә хәл ителмәвен аңлыйм, шуңа ил президентына мөрәҗәгать итәм", дигән иде видеода Ахияретдинов.

Ахияретдиновның бу видеосы чыкканнан соң, Русия тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин бу видеоны тикшерергә кушты. Русия тикшерү комитеты мәгълүмат үзәге фикеренчә, Ахияретдинов сүзләрендә "кешеләрнең дини хисләрен мыскыл итү" ята.

Бу хәлләрдән соң активист социаль челтәрләрдән мөрәҗәгатен сөртеп куйды һәм бу сүзләре өчен гафу үтенде.

Рәсүл Әхияретдинов "Аспекты" басмасына әйтүенчә, җинаять эше Волгоградтагы мәхкәмәдә каралачак. "Эшне карау башланганнан соң, мәхкәмә утырышын ябык итүне сораячакмын, бернинди спекуляцияләр дә булмасын", дигән ул басмага.

  • Былтыр июль аенда Ана-ватан һәйкәленең күкрәген "кытыклап" видео төшергәне өчен блогер кызга "җирләү урыннарын мәсхәрәләү" турында җинаять эше ачылды.
  • 2018 елда Башкортстан егете Рәсүл Ахияретдинов татар атларын җигеп Болгардан Мәккәгә хаҗ сәфәренә чыккан иде. Теләге – изге җирләргә барып җитү, хаҗ кылу, татар атын дөньяга таныту иде. Тик ул максатына яртылаш кына иреште – атлар Әстерханда калды, Рәсүл үзе, хаҗи булып, туган якларына әйләнеп кайтты.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG