Accessibility links

Кайнар хәбәр

Журналистлар Русиянең Украинадагы югалтуларын халыкка чыгаруны таләп итә


Донецки өлкәсендә юк ителгән Русия танклары
Донецки өлкәсендә юк ителгән Русия танклары

Соңгы мәртәбә Русия югалтулары турында 2022 елның сентябрендә әйтте, 5937 кеше һәлак булды диде.

Бәйсез төбәк журналистлары коалициясе Русия саклану министры Андрей Белоусов исеменә петиция чыгарган. Алар Украинадагы сугышта үлгән Русия хәрбиләренең исемлеген чыгаруны таләп итә.

Русия хакимиятләре сугышта үлгән русияләрнең санын әйтми, тик ачык чыганаклардан алынган белешмәләргә күрә генә дә алар Әфганстанда һәм ике Чечня низагында үлгәннәрнең саныннан берничә тапкырга артып китте.

"Ватандашларыбыз фаҗиганең чын масштабларын аңлаган көн - сәяси үзгәрешләрнең борылыш ноктасы булырга мөмкин", дип яза авторлар.

Петиция астында берничә бәйсез төбәк редакцияләре һәм активистлар пабликлары имза калдырган. Алар арасында "Уфа за демократию", "Челябинск будущего", "Твердый знак Тамбов", "Сердитая Чувашия", "Откровения Минеральных вод" һәм башкалар бар.

  • 2024 елның июнендә журналистлар ачык чыганаклар аша Украинадагы сугышта Русиянең 56 452 хәрбие үлүен раслады. Югалтулар якынча ике тапкырга артыграк булырга мөмкин, чөнки бөтен һәлак булучыларның да некрологлары чыкмый, диелә "Медиазона" белән ВВС-ның урыс хезмәте чыгарган тикшеренүдә.
  • Быел апрельдә Кремль сүзчесе Дмитрий Песков Русиянең сугыштагы югалтулары турындагы мәгълүматны нигә чыгармауларын әйтте. Ул моны югалтулар турындагы белешмәләр - дәүләт сере һәм аларны тарату өчен аерым тәртип бар, дип аңлатты һәм моның өчен саклану министрлыгы җаваплы диде.
  • Соңгы мәртәбә Русия югалтулары турында 2022 елның сентябрендә әйтте, 5937 кеше һәлак булды диде.
  • Русиянең Украинага каршы сугышы 2022 елның 24 февралендә башланды.
  • Азатлык Украинадагы сугышның беренче көненнән башлап анда һәлак булган Татарстан һәм Башкортстан кешеләрен бер исемлеккә туплап бара. Мәгълүмат рәсми хәбәрләрдән, социаль челтәрләрдән, башка чыганаклардан туплана. Журналистлар хисабына күрә, бүгенге көнгә Путин режимы башлаган бу сугышта Татарстаннан кимендә 1960, Башкортстаннан кимендә 2246 кеше һәлак булган.
  • Һәлак булучыларның чын саны күпкә артыграк булуы бар, чөнки журналистлар бары тик хәрбинең үлеме рәсми расланган очракларны гына исәпкә ала. Русия саклану министрлыгы Украинадагы сугышта булган югалтулары турында мәгълүмат бирми.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG