Һәлак булган хәрбинең туганнары Европа мәхкәмәсенә бара

19.02.2008

Петербур - Хәрби хезмәттә һәлак булган Максим Плоховның ана-анасы үлемне тикшерү өчен Европаның кеше хокуклары мәхкәмәсенә мөрәҗәгать итте. 

"Петербурның солдат аналары" комитеты хәбәр итүенчә, Максим Плохов 2005 елда хезмәттәшләре тарафыннан кыйналып алган җәрәһәтләрдән  хәрби госпитальдә  үлгән. Ул Каменка дигән хәрби бүлектә хезмәт иткән булган. 

Хәрбинең ана-аналары Русия мәхкәмәләрендә гаделлек тапмагач, Страсбургка барырга булганнарын белдерде.