Forbes: Иң бай кешеләр АКШ һәм Русиядә яши
06.03.2008
Мәскәү - Forbes журналы мәгълүматларына караганда миллиардерларның күбесе АКШ һәм Русиядә. Җир шарының иң бай кешеләре арасында 87 Русия ватандашы бар.
Узган ел бу исемлектә Русиядән 53 кеше бар иде һәм Русия иң бай кешеләр саны буенча Германиядән соң 3 урын алып тора иде.
Русиянең иң бай кешесе Олег Дерипаска. Forbes аның мөлкәтен 28 миллиард доллар дип бәяли.