Европа Берлеге белән Монтенегро үзара сәүдәне ирекләндерә
15.04.2008
Европа Берлеге белән Монтенегро сәүдәне ирекләндерү килешүен имзалады. Бу килешү Мотенегроның Дөнья сәүдә оешмасына кушылуын тизләтәчәк.
Монтенегро 2004 елда Дөнья сәүдә оешмасына кушылу турында мөрәҗәгать итте.
Шуннан соң ул оешмада әгъза булган илләр белән икеяклы сөйләшүләр башлады. Монтенегро оешмага бу елда ук кушылырга мөмкин.