Русиядә машиналар саны арта, юллар артмый

24.04.2008

2007 елда Русиядә машиналар саны 10% арткан. 2015 елга тагын ике мәртәбә артачак, дип хәбәр итте транспорт министры урынбсары Александр Мишарин. Машиналар саны яңа төзелгән юллардан 5 тапкыр тизрәк арта бара.
 
Шулай итеп министрлык Русиядә юлларның тыгылуы проблемасын якын киләчәктә хәл итү мөмкинлеге юк, дип саный.

календарь