хәреф зурлыгын көйлә   |  бастыр:

29.04.2008

Эчкечелек нәтиҗәсендә өч мәет

 мөнир вафин

Әлшәй районында өч кеше чит ил машинасында табигать кочагына чыккан.

Аракы җитмәгәч, машина хуҗасы якында йөрүче көтүченең атын алып аракыга киткән. Көтүче исә бу калган икәүне утыртып машинада йөреп карарга булган. Бу җилдерү су төбенә китү белән тәмамланган. Машина хуҗасы кире әйләнеп килгәч, эзләрдән нәрсә булганын сизеп коткаручылар чакырткан. Алар алты метр тирәнлектән өч мәет белән машинаны тартып чыгарган.

Азатлык Радиосы © 2008 RFE/RL, Inc. | Бар хокуклар сакланган