хәреф зурлыгын көйлә
| бастыр:
09.05.2008
Ливанда Хизбулла белән бәрелешәләр дәвам итә
Инде өченче көн Ливанда Иран яклы Хизбулла төркеме белән хөкүмәт көчләре арасында бәрелешләр дәвам итә. Дистәләп кеше һәлак булган, 20дән артык кеше яраланган, дип хәбәр ителә.
Бәрелешләр Хизбулла юлбашчысы Хәсән Насрулланың хакимиятләрнең төркемгә басым ясый башлавы "сугыш игълан итүгә тиң" дигән сүзләреннән соң башланды.
Хәбәрләргә караганда, Хизбулла башкала Бәйрутның зур бистәләрен үз контроленә алган һәм хөкүмәт яклы телерадио ширкәтенең эшен туктаткан.
БМО тарафларны тынычлыкка чакырды.
Азатлык Радиосы © 2008 RFE/RL, Inc. | Бар хокуклар сакланган