хәреф зурлыгын көйлә   |  бастыр:

11.05.2008

Мьянмарда үлгәннәр саны 28 меңнән арткан

Мьянмар дәүләт телевидениесе 2 майда булган көчле давыл нәтиҗәсендә үлгәннәр саны 28 меңнән артып китте дип белдерә. 33 мең кешенең югалган булуы хәбәр ителә.

Халыкара ярдам хезмәткәрләре зыян күргәннәргә азык-төлек һәм медицина ярдаме күрсәтү өчен Мьянмардан үзләрен илгә кертүне сорый.

Франциянең Медсинс ду Монд төркеме үзенең дүшәмбе көнне килеп җитәчәк һуманитар ярдамне илдә таратырга ризалык алганлыгын белдерде.

Моңарчы Мьянмар хакимиятләре барлык ярдамне үзләре генә тарата иде һәм бу эшнең бик акырын, соңарып баруы тәнкыйтләнде.

Азатлык Радиосы © 2008 RFE/RL, Inc. | Бар хокуклар сакланган