хәреф зурлыгын көйлә   |  бастыр:

13.05.2008

Боралак төшәргә мәҗбүр булган

 мөнир вафин

Уфа — Приютово маршруты буенча очучы боралак төшеп утырырга мәҗбүр булган.

Сәбәбе — моторының сүнүе. Югыйсә, ул узган елда гына җитештерелгән, билгеле “Робинсон” боралагы. Боралак утырганда аның койрыгы һәм пропеллер калаклары сынган. Кешеләр зыян күрмәгән.

Азатлык Радиосы © 2008 RFE/RL, Inc. | Бар хокуклар сакланган