хәреф зурлыгын көйлә
| бастыр:
13.05.2008
Әфганстанда дистәдән артык Талибан сугышчысы үтерелде
Әфганстандагы АКШ хәрбиләре илнең көньягында булган бәрелештә дистәдән артык Талибан сугышчысы үтерелде дип хәбәр итә.
Бәрелеш дүшәмбе көнне Пакстан чигендәге Һелманд виләятенең Гармсер районында булган.
НАТО җитәкчелегендәге АКШ һәм Британия хәрбиләре Гармсер виләятендә 2 атна чамасы элек гыйсъянчыларга каршы зур хәрби чара башлаган иде.
Азатлык Радиосы © 2008 RFE/RL, Inc. | Бар хокуклар сакланган