хәреф зурлыгын көйлә   |  бастыр:

13.05.2008

Кытайда зилзилә корбаннары арта бара

Кытайда булган җир тетрәү корбаннары саны арта бара. Үлгәннәр, югалганнар, җимерелгән биналар астында калучылар меңнәр белән исәпләнә.

Рәсмиләр әйтүенчә, үлгәннәр саны 12 меңнән артып киткән.

Рәсми киңкүләм мәгълүмат чаралары Сычуан өлкәсенең Мияньяң шәһәрендә 18 ярым мең кеше, Мианҗу шәһәрендә кимендә 10 мең кеше хәрабәләр астында калган дип хәбәр итә.

7.9 Рихтер көчендәге җир тетрәү дүшәмбе кичендә булды.


Азатлык Радиосы © 2008 RFE/RL, Inc. | Бар хокуклар сакланган