хәреф зурлыгын көйлә   |  бастыр:

13.05.2008

Буш Медведев белән Грузия турында сөйләште

АКШ президенты Джордж Буш Русия президенты Дмитрий Медведев белән телефон аша Грузиядән аерылырга теләүче Абхазиягә бәйле киеренкелек турында сөйләште.

Ак Йорт белдерүенчә, Буш Грузиядәге вәзгыяткә борчылуын белдергән һәм барлык тарафлар да киеренкелекне киметү өчен эшләргә тиеш дигән.

Күптән түгел Европа Берлеге Грузиянең суверенлыгын һәм территориаль бербөтенлеген яклавын белдергән иде.

Азатлык Радиосы © 2008 RFE/RL, Inc. | Бар хокуклар сакланган