хәреф зурлыгын көйлә   |  бастыр:

13.05.2008

Буш Якын Көнчыгышка юл тота

АКШ президенты Джодж Буш Якын Көнчыгышка китә.

Бу аның АКШ президенты буларак Израильгә соңгы сәфәре булырга мөмкин.

Буш чәршәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә Израиль дәүләте оешуга 60 ел тулуны бәйрәм итү тантаналарынада катнашырга җыена.

Буш шулай ук фәлестиннәр белән израилләрне үзенең президентлык мөддәте тәмамлануга кадәр солых килешүе төзү максатына ирешергә чакырыр дип көтелә. Ул киләсе гыйнвар аенда хакимияттән китәчәк.

Җомга көнне ул Согуд Гарәбстанына, аннан Мысырга бара. Мысырда Буш атна ахырында төбәктәге кайбер илләрнең җитәкчеләре, шул исәптән Либан премьер-министры Фуад Синиора белән сөйләшүләр үткәрергә җыена.

Азатлык Радиосы © 2008 RFE/RL, Inc. | Бар хокуклар сакланган