хәреф зурлыгын көйлә   |  бастыр:

15.05.2008

Уфагуб экстремизмда гаепләнә

 мөнир вафин

Башкортстан парламентының бер төркем депутатлары интернетның Уфагуб сәхифәсен экстремизмда гаепләп прокуратурага мөрәҗәгать иткән иде.

Прокуратура сәхифәгә җинаять эше ачты. Аңа Башкорт конгрессы оешмасы лидеры Айрат Дилмөхәммәтовның Уфагубта узган ел көн күргән бер язмасы сәбәпче. Республика прокуроры ярдәмчесе Лариса Кучина сүзләренә караганда, Айрат Дилмөхәммәтовның “Войны против ублюдков” ягъни, “Адәм актыкларына каршы сугышлар” исемле китабы диннәргә, телләргә дошманлык һәм нәфрәт тәрбияләү, экстремизм белән сугарылган. Әлеге китапның өзекләре Уфагубта көн күргән иде. Әлегә сәхифә хуҗалары да, язманың авторы да гаепләү белдерелмәгән.

Азатлык Радиосы © 2008 RFE/RL, Inc. | Бар хокуклар сакланган