“Безнең дә идеяны үстерү нияте бар. “Шәрык"ны заманча үстерүне күздә тоткан яңа концепция ясадык. Тугыз биттән торган проектта "буыннар чылбыры" һәм башка мөһим мәсьәләләрен нәтиҗәле формада хәл итү күздә тотыла. Замана зур тизлеккә күчте. Бер көн - бер айга тиң. Бөтендөнья татар конгрессының Казан шәһәрендәге "Казан шурасы" исеменнән шөгелләнәбез.
“Шәрык” ясала торган Татар иҗтимагый үзәк бинасын гына эченә алмый. Казан үзәгендә ярымбуш утыручы Сәйдәш, Урманче музейларын да халык белән эшләргә чакырабыз. “Кысарга” димим, матди яклары болай да такы-токы. Ул биналар гөрләп эшләүче үзәккә әверелә ала. Казан үзәгендә ярмыбуш торучы башка музейлар да бар. Ә без шул өчесен генә сайладык. Аларда рухи башлангыч, милли тамырлар көчле.
“Шәрык” клубы да матди яктан битәр, мәгънәви яктан үзен ныгытырга тиеш дип саныйм. Рух – мөһим нәрсә. Алия Сабирова белән килешәм. Рухны сакларга кирәк. "Шәрык"ның бюрократик кысаларга кермичә, иҗтимагый, мөстәкыйль калуы тарафдарымын”, - ди психолог.
“Телефон, Интернет аша аралашу бара”
Җәүдәт Миңнуллин, Казан дәүләт университеты фәнни китапханәсе директоры. “Шәрык” тарихы буенча фәнни диссертация һәм китап яза. Клубны “күз өстендәге кара каш кебек” дип атый. Хәзерге “Шәрык” клубында да кунакта булган. Түгәрәк өстәл өчен ул студиягә килә җитә алмады. Шулай да аның фикерләре, студиядәгеләргә аваздаш иде. Иң мөһиме, клуб тарихын, тәҗрибәсен тирәнтен өйрәнгән.
Миңнуллин: “Бүгенгесе элеккегесеннән матди яктан шактый кайтыш. Хәзергесен халык та аз белә. Ә элеккегесен бар кеше белгән, газеталар даими язып торган, ул бердәнбер, саллы, җитди, бай оешма булган. 1905 елның демократик үзгәрешләре вакытында барлыкка килгән. Соңынннан, әйтик 1917 елның февраль революциясеннән соң уналтыга якын яңа җәмгыять, аралашу клубы пәйдә булган. Бүген исә мәдәни ихтыяҗлар башкача үтәлә. Театрлар, концертлар, радио, телевидение, кино бар. Телефон, Интернет аша аралашу бара".
"Кызганыч, “Шәрык” клубы башлангычы тарихы тәфсилләп тикшерелмәгән иде. Хәтта татар энциклопедиясында да төгәл булмаган әйберләр язылган. Уставы 1906 елны декабрь аенда рәсми рәвештә раслана. Рәсми яктан ул яшьләр оешмасы түгел. Тик чынбарлыкта анда бик яшь кешеләр йөргән. Гимназистлар, шәкертләр. Тулы исеме “Казан шһәрендә яшәүче мөселманнар җәмгыяте (Шәрык клубы)” дип атала”, - ди галим.
“Мирхәйдәр Фәйзи һәм хатыны, Сәлих Сәйдәшев, Галиаскәр Камал, әлбәттә Габулла Тукай . . .”
Амил Нур: “Оештыручылар арасында төрки дөнья лидеры Йосыф Акчура да бар. Истанбул шәһәре үзәгендә дә, “Айа Суфия”дан ерак түгел бер “Шәрык” кебек эшләүче оешма һәм бина бар. “Төрки учаклары” дип язылган. Аңа да нигезне Казаннан килгән Йосыф Акчура салган диләр. Дөресме?”
Җәүдәт Миңнуллин: “ Әйе. Акчура Төркиягә киткәч әле башка оешмалар, “Төрки йорты” журналын да ачышкан. Татар кешеләре анда яхшы тарихчы, фикер иясе, идеолог булган. Читкә ерак китмик. “Шәрык”ка төрек һәм татар, Русия сәясәтчесе Садри Максудиның туганы Әхмәтһади Максуди да зур көч салган. Ә клуб идарәсе рәисе Ветеринария инснтитутын тәмамлаган Ибраһим Терегулов булган. Мәдрәсәләрдә табигый белемнәр укыткан. Клубта да лекцияләр укый. Ә Мөхәммәтрәхим Казаков эшмәкәр була, төп оештыручылардан. Кәрим Тинчурин һәм хатыны Заһидә, Сәлих Сәйдәшев, Галиаскәр Камал, әлбәттә Габулла Тукай, Шиһаб Әхмәров, Гафур Коләхмәтов кебекләр аралашкан. “Шәрык” аларга иҗади дуслык та биргән”.
“Урыс кунаклары урысча, ә татарлар татарча, төрекчә, гарәпчә, французча сөйләгән”.
Җәүдәт Миңнуллин хәбәр итүенчә, клуб башта “Болгар” кунакханәсендә ике бүлмәдә урнаша. Аннары 1908 елда Сабитов исемле кешенең Кабан күле буенда бинасына күчә. 1911 елда хәзер исән булган Татарстан урамындагы сигезенче йортка күчә. Анда оркестр да, театр да эшли. Матди яктан да тәэмин ителә алган, буфете эшләгән. Иганәчеләре дә булган.
Җәүдәт Миңнуллин, Мәлик Сабирҗан. "Эшчәнлеген агарту эшеннән башлый. Тукай да анда халык әдәбияте турында атаклы лекциясен укый. Әдәби музыкаль кичәләр дан казана. Ул вакытта Казанда ике генә иҗтимагый китапханә була. “Шәрык”ныкында татарча чыккан бар китаплар, газеталар да булган. Русиянең башка шәһәрләрендә басылганнар да шунда тупланган. Нәширләр үзләре биргән, яки укыганнан соң тупланмаларын кешеләр китереп торган. Шул басмалар хәзер безнең китапханәдә саклана. Студентлар шуларны хәзер дә өйрәнә".
"Жандармнар гел тикшереп торган. Ул затлы клуб булып саналган. Губернатор килгән кунакларны да шунда алып бара торган булган. Әйтик, 1912 елда Госманлы империясының элеккеге баш вәзире Садриәгъзам Һилми Паша да килә. Шул вакытта шымчылар язып калдырган. Урыс кунаклары урысча, ә татарлар татарча, төрекчә, гарәпчә, французча сөйләгән.
Казаннан күреп Оренбургта 1916 елда татар драма һәм музыка клубы оеша. Ә Стәрлетамакта “Ашказар” клубы оеша. Мәскәү, Чиләбе кебек шәһәрләрдә дә оешмалар барлыкка килә. “Шәрык” Казанда яңа ел бәйрәмнәрен, мәүлет чараларын да оештыра. 1915 елда беренче империячел сугыш вакытында, Төркия Германия белән Русиягә каршы берләшә. Хәл катлаулана. Бинада хәрби хастаханә ачыла. Тик ул эшен барыбер туктамый. 1917 елга кадәр балалар өчен чаралар ясалган”, - ди Миңнуллин.
“Артык рәсмиләштерү, бюрократлаштыру кирәкми”
Ә бүгенге “Шәрык”ка галим Җәүдәт Миңнуллин “артык бюрократлашу кирәкми”, дип киңәш бирә.
“Рәискә килгәндә, аны еш алмаштырып та торып була. Бер елдан соң яңадан сайлый алалар. Бу сайлауда бер университет студентлары күберәк булса, башкасында башкалар булыр. Оешма эшен генә туктатмасын. Иҗтимагый оешмаларда бәхәс була. Фикер, мәнфәгать каршылыклары урыста да, татарда да бар. Хәрәкәтсез яткан таш астына гына җен ияләшә. Бәхәстән файда бар. Әнә Сарытауда татар аз яшәгән, революциягә кадәр бер генә җәмгыять була. Башкасы аерылып чыккач, икесе ике юнәлештә эшли башлый, эшләре җанлана. Әлбәттә бер көчле оешма булдырсалар яхшы булыр иде. Тик артык рәсмиләштерү, бюрократлаштыру кирәкми”, - ди.
“Ышанасы килә”, “өмет итәбез” . . .
Фикер белдерүчеләр “Шәрык” клубы киләчәгенә ышаныч белдерде. Аның ничек булса да исән калуын телиләр. Икенчедән, төрле яки ирекле формада эшләвен, башка шәхесләр, оешмалар аша идеялары дәвам итүен теләүләре дә күренде. “Ышанасы килә”, “өмет итәбез” сүзләре еш яңгырады.