татарстан

Тыелган китап: яндырыргамы, калдырыргамы?

Вәлиулла Ягъкуп: Гади мөселманнарга тенту килсә, алар нишләр?

11.03.2008

Муллалар инде кулларында тоткан “экстремистик” дип саналучы әдәбиятне бүген кая куярга белми аптырый. "Яндырсаң кызганыч, яндырмасаң куркыныч", ди алар.


Билгеле булганча, 2007 елда Русиядә егермедән артык мөселман китабы тыелды.
Моңарчы  муллаларны мөселман китапларын "экстремистик" дип бәяләү үзе борчыса, бүген инде алар кулларында тоткан “экстремистик” дип саналган әдәбиятне кая куярга белми аптырый.

Татар мабугаты үәм мөфтият хәзер прокуратураның “яндырырга” дигән киңәше хакында бәхәсләшә.  Татарстан Диния назәрәте рәисенең беренче урынбасары Вәлиулла Ягъкуп: "Тыелган ислам китаплары исемлеге Русиянең хокукый киңлекләрендә чагыштырмача күптән түгел генә барлыкка килде, әмма тыю тәртибе әле булдырылмаган иде. Безнең хатка да яндырып була дип җавап килде ", - ди.

Федераль теркәү хезмәте 2007 ел ахырында мәхкамәләр тарафыннан тыелган китаплар исемлеген яңарт
кан иде. Хәзер ул исемлеккә 79 басма керә. Алар арасында ислам юнәлешендәге китаплар да күп. Әйтик, Оренбур өлкәсе Богырыслан шәһәрендәге мәхкәмә берьюлы 17 ислами китапны тыйган. «Узган елны Мәскәү мәхкәмәсендә төрек авторы Сәет Бәдуиззаман Нурси тыелды. Аның китаплары халыкта аз иде. Ә менә Богырысланда исә бик күп чыгарылган, киң таралган китаплар тыелды», - дип сөйли Вәлиулла Ягъкуб.

Казанда узган айда тупланган Русия мөфтиләре шурасы “Дини әдәбиятне тыю – Русия ватандашлары өчен хәвефле ишарә, без аны элеккеге цензура  һәм киң колачлы фикер кизүе торгызылу дип кабул итәбез”дип белдерде. Тик поезд киткән инде, адвокатлар да әлегә кадәр китапларны кире тыюдан ала алмаган. Бу вәзгыяттә гадәти мөселманнар ни эшли ала? Тентүләр, утыртулардан аларны нәрсә саклый ала?

“Азатлык” радиосы тыңлаучылары  Казандагы бюрога шалтырата. Исемен әйтергә теләмәгән бер имам: “Кулымда берничә дистә китап тотам. Яндырырга да кызганыч, юкка чыгармасак та куркыныч”, - дип зарлана. 

Шул ук вакытта аның тормыш тәҗрибәсе дә бар: утызынчы елларда дини китаплар тыелган булган. Яңа килеп туган вәзгыяттә вөҗдан иреген саклап та калырга, мәхәлләне дә яшәтергә кирәк. Шулай ук яш
ь мөселманнарны бу тыелган китапларны таптык” дигән сылтау белән кабаттан утырту агымы башланмасмы? 

Вәлиулла Ягъкубның китапларны ягу турындагы фикеренә каршы  “Ватаным Татарстан” газетасында узган атнада Рәшит Минһаҗ  Татарстан депутаты Разил Вәлиев, сәясәтче Рафаил Хәкимов фикерләрен бастырган иде. Тыю да, яндырырга чакыру да аларда элеккеге цензураны һәм киң колачлы фикер кизүе торгызылу дип кабул ителә.

Рәшит Минһаҗ исә “Азатлык”ка биргән әңгәмәсендә: “Эшләр болайга китсә, репрессияләр дә башланырга мөмкин”, - ди.

Татарстан Диния назәрәте рәисенең беренче урынбасары Вәлиулла Ягъкуп: “Безнең мөселманнар барысы да депутат та түгел. Алар канун каршында җаваплы. Бәлки журналистларны тентү булмас. Ә менә гади мөселманнарга тентү килсә, алар нишләр? Аеруча яшь мөселманнарның шундый проблемалары туарга мөмкин. Шуңа күрә без канунны бозмыйча чишелеш эзлибез. Без җаваплы бит. Ә менә кемдер китапларны яндыруга каршы икән, бу аның эше. Без исә бүгенге вәзгыяттә үз имамнарыбызның иминлеге өчен аларны кисәтеп куйдык: тыелган китапларны кул астында тоту тыела.”

- Бераздан бу китапларга рөхсәт булыр дип өмет итүчеләр бар...

- Рөхсәтне мин бирмим, тыймыйм да. Бу хокукый кыр эше. Ә безнең эш – үз имамнарыбызның иминлеген, ә мөфтилектә исә кануни тормыш тәэмин итү. Без тыелган оешма түгел, - ди Вәлиулла хәзрәт.

Бүген Рәшит Минһаҗ исә “Азатлык”ка биргән әңгәмәсендә: “Эшләр болайга китсә, репрессияләр дә башланырга мөмкин”, - ди. Шул ук вакытта ул, тыелган китапларны Казандагы милли китапханәгә махсус саклауга тапшырырга да мөмкин дип саный. “Тик бу авылдагы мөселманнар өчен кыйммәткә төшәргә мөмкин. Китапларны Казанга җибәрү ул өстәмә чыгым дигән сүз.” 

Рәшит Минһаҗ, китапларны тыю вакытлы чара гына булгандыр дип уйлый. “Кайбер мәдрәсәләрне, төрек уку йортларын тыю өчен”,  дигән фараз белдерә ул.


Сез ничек уйлыйсыз, Русия мәхкәмәләре тыйган мөселман китапларын яндыру максатка ярашлымы? Аларны яндырмау китап хуҗаларына зыян салмасмы? Фикерегезне форумда әйтегез!
 
 
фикерегезне безнең форумда әйтегез!
исем *
кайдан *
адрес
фикер *
фикереңне язганчы форум кагыйдәләре

1-10, җәмгысы 21
кем: Rawil S.راويل صَفی кайдан: صورغوت رايونيSurgut rajonı
18.04.2008 14:17

روسياننك هر اولكاسندا ديارلك بر مفتي رار آنلار نِه قاري،بالش قايغرتالالمي أهلي إسلامغا يَخشي صيفاتلي ديني أسبابلار چغارالارمی؟ صونکغی 15 یلدا نَشر ایتلگان إسلام دینون شارخلاوچی کتابلارننک بارتئسیئننک تلی تاتارچانی بوتارلاتوپ یازغان ایچ! بزننک «یانکی» مسلمانلارمز عایاتدا مشکل خالغا قالدی ایچ ئه لی:کتابلارنی چغارووئن چغاردق دا،حضر ایندی آنلارنی یاغیقمی؟ دیگان صوراو ایلان آبدراودا قالدیلار... Büğenğe bu wәzgıjәt tatrnıng iske zamandagı satirasına ohşap qaldı iç әle; әjtkәn dı iç berәw: çuqın, balam bulmasa, urısnıng küngle bulsın diğәnçәrәk bulıp çıqmıjmı song?


кем: Ilshat кайдан: Msc
27.03.2008 00:03

Иптәшләр,

минемчә хәзерге заманда "китап яндыру" - көлке, аларның барысын да санлы форматта интернетта табып була бит. Глобаль системадан ул файлларны беркем беркайчан да җуя алмаячак: теләгән кеше аларны барыбер табып укый алачак.
әйдә, муллалар куансын яндырып!


кем: Habibun кайдан: Qazan
25.03.2008 14:57

Min de shulay uyliym! Qichitmagan jirne nik qashirga? Ele bit bereune de yandirmadilar.


кем: Мохаммәт Миначев кайдан: Мәскәүдән
24.03.2008 19:45

Яндырырга кирәкми. Кемгә килерләр, кемгә килмәсләр, вакыт узар мондый карашлар үзгәрер, ә син инде яндырып өлгердең? Үкенмәссең дип кем әйтер?


кем: Сагызов кайдан: Маскау
23.03.2008 14:25

Нурсист китаплар бик куркыныч, аны да онытмагыз. Алар слабый татар башын катыра, путает мозги. Мачетта бакмадыгызмы? Намаз укыганда алар какой то странный движениелар ясый. Бу ханафит татар бабайларны бик ачуны чыгарта. Ваххабитлар тагын да хуже була. Бу минга киракми, бу мачетка йоручеларга кирак. Чтобы анда фетна булмасын очен.


кем: Ислам кайдан: авылдан
21.03.2008 22:15

Бер ахмакның авантюрасына бирелмик, туганнар! Татар вә мөселман беркайчан да китап яндырмаган һәм яндырмаячак та!


кем: Bir kişi кайдан: Bo dönyadan
21.03.2008 10:54

Millî ktaphanege tapşırılmış tıyılğan kitaplarnı şonda oq yandıra başlamaslar mı?


кем: Мәлик кайдан: Казан
20.03.2008 16:14

Татар беркайчан китап яндыру түгел, аның өстенә басарга да кыймаган, ә бу эшкә Вәлиулла ЯгЪкуп үз ихтыяры белән алынган


кем: Xamit кайдан: Dunya
20.03.2008 14:00

Ni bulsa bez anlarbiz sizni. Sezge ul ilde turasi. Bezge muhum siznin isanlek. Kitap ul kagaz gina. En muhume konulde bulgan iman.


кем: Bulat кайдан: Alabuga
15.03.2008 18:15

İn başta 'sul fiker' dıgen töşençeni anlatu soraladır monda. Tıyılğan kitaplarnın bernıqader öleşe, islamğa qağılışlılar, bernındıde zarar taratu çarası ularak kürenmider, belki 'möslmi annı' üsterüçe genedir. Russiye digen 'dewlet' nin xakimneri bu kitaplarnı tıyıp keşelerden SARIQ qına yasarğa teli, buğay. E tatarğa mona qarap qına torası qala...

1-10, җәмгысы 21