Accessibility links

Кайнар хәбәр

Түбән Новгород Казан урынын дәгъваламый


Дамир хәзрәт Мөхетдинов мулла да, сәяси фәннәр кандидаты да.
Дамир хәзрәт Мөхетдинов мулла да, сәяси фәннәр кандидаты да.

“Казаныбыз бар татарга да, типтәргә, мишәргә, керәшенгә, себерлегә дә мәркәз булып тора"? - ди Түбән Новгородтан Дамир хәзрәт Мөхетдинов.

Түбән Новгород дәүләт университетында Халыкара мөнәсәбәтләр бүлегендә «Татар халкының фәлсәфи карашлары үсешенең төп юнәлешләре» исемле лекциялар укытыла башлады. Бу дәресләр ислам дине һәм татарлар тарихы турында студентларга тирәнтенрәк белергә мөмкинлек бирәчәк.Шулай итеп гадәти “урыс төбәкләрендә” дә дөньяви югары уку йортларына да ислам һәм татарлар турында белем керә. Хәер, шулай да, “урыс төбәге” дип әйтү дөрес булмас та. Түбән Новгород татарлары үзләрен анда “җирле халык” һәм “тирән тамырлы” дип саный. Бу шәһәрдәге университетта татарларга бәйле белем бирелә башлаулары да шуны искәртә. Түбән Новгород татарлары үз шәһәрләрендә үзләре турында дөрес итеп аңлатырга тели.

«Татар халкының фәлсәфи карашлары үсешенең төп юнәлешләре» исемле лекцияне дә үз эченә алган махсус укыту программасы Түбән Новгород дәүләт университеты һәм Түбән Новгород мөфтиятенең уртак тырышлыгы нәтиҗәсендә туган. Бу турыда мөфти урынбасары Дамир хәзрәт Мөхетдинов сөйли.

“Без Түбән Новгород, Казан, Мәскәү галимнәре берләшеп бу программаны рәсми укыту программасына кертүгә ирештек. Шулай ук биредәге университет та безне аңлап ярдәм итте. Әлегә бу лекция бары тик бер төркемгә генә укытыла башлады. Әмма без укучылар санын да арттырырга телибез”, - ди Дамир хәзрәт Мөхетдинов.

Мөфти урынбасары Дамир хәзрәт Мөхетдинов Түбән Новгородта Хөсәен Фәезханов исемендәге ислам институты ректоры. Шук ук вакытта дәүләт университеты ректоры да аны үзенә укытырга чакырган. Доцент итеп. Мулла да, сәяси фәннәр кандидаты да ул. Дәүләт уку йортында Дамир хәзрәт татарлар һәм мөселманнар турында белем биреп була дип сөенә.

“Үзем дәресләр бирәм. Аларның нигезен без Казаннан Нил Юзеев ярдәме белән чыгарган, Мәскәү аша раслатылган махсус дәреслек тәшкил итә. Без моңарчы биредә укытылмаган, онытыла язган Шиһабетдин Мәрҗани, Ризаэтдин Фәхретдин, Хөсәен Фәезханов кебекләрнең белемен балаларга аңлатабыз. Безнең милләт белән соклансыннар, горурлансыннар. Бу аеруча татар булган студентларга бик кадерле белем”, - ди Дамир хәзрәт Мөхетдинов.

Шулай итеп Түбән Новгородта ислам һәм татар тарихы торгызыла. Бу үз чиратында казандагыларда көндәшлек хисен дә тудыра. Казаннан “татарлык һәм ислам мәркәзе статусын” тартып алырга телиләр дип уйлау да бар. Тик Дамир Мөхетдинов, Казан безнең өчен “мәркәз” булып кала дип искәртә.

“Казаныбыз ул бар татарга да, типтәргә дә, мишәргә дә, керәшенгә, себерлегә дә мәркәз булып тора. Безгә бүлер әйбер юк. Менә без дә бит казанлы авторларны эшебездә кулланабыз. Нил Юзеев, Азат Ахунов, Илшат Гыймадиев кебекләр ярдәме чит төбәктәге татарларга да кирәк. Безнең үз мишәр-татарларыбыз күбесе Мәскәүдә тора. Түбән Новгородта күп татар авыллары юкка чыга бара. Туган телебез онытыла бара. Бу вакытта безгә гел Казаннан гына ярдәм көтеп булмый. Үзебезгә дә эшләргә кирәк”, - ди Дамир Мөхетдинов.
XS
SM
MD
LG