Accessibility links

Кайнар хәбәр

17 яшьлек кыз кайда көтә?


“Сувар” газетасы мөхәррире Константин Малышев.
“Сувар” газетасы мөхәррире Константин Малышев.

17 яшьлек кыз 16-18 яшьлек дуслар эзли. Ул кыз Татарстан чувашларының “Suvar.su» порталында яза. Бу сәхифәне беренче чиратта яшьләр үз итә.

Татарстанда җирле халык һәм сан ягыннан өченче саналучы чувашларның рәсми газетасы “Сувар” Интернетка чыкты. Ә “Сувар” исә бу халыкның иң яраткан газеталарының берсе булып тора. “Ул быел төсле һәм унике битле булып чыга башлады. Чувашстаннан читтә чувашча чыгучы бердәнбер шундый матур һәм бай газета”, - ди мөхәррир Константин Малышев.

Интернетка чыккан “Сувар” газетасы сәхифәсендә танышулар бергә файдалы киңәшләр, кызыклы хәбәрләр, матур җырлар һәм шигырьләр дә бар. Аны еруча яшь кешеләр үз итә икән. Хәер, Казандагы “Сувар” газетасы офисында да шундый ук актив тормыш гөрли. Ул мәдәни, иҗтимагый үзәкне хәтерләтә. Әнә Татарстан чувашлары кумиры Алексей Наумов редакциядә утыра. Ул “Сувар” исемле махсус җыр яздырган. Ул Интернет чувашлары музыкалы файлларны аеруча үз итә дип искәртә. Тик әле бу җырны Пәрәвезгә эләргә өлгермәгәннәр.

Чувашлар татарлар кебек үк таралып яшәүче халык. “ Интернетта чуваш өчен китапханә дә, телеканал һәм радио да бар”, - ди Константин Малышев. Малышев дөньякүләм Пәрәвездә чувашларның актив аралашуын искәртә. Ул иң еш ачылучы сәхифә дип “Chuvash.org»ны атый. «Анда карты да, яше дә үз фикерен әйтә ала. Аралашырга бик кызык», - ди мөхәррир, татарчалатып. Авылда туган Татарстан чувашлары татарча белә бит, гадәттә.

XS
SM
MD
LG