Accessibility links

Кайнар хәбәр

Матбугат көзгесе ачылды. Интернетта


Данил Сәфәров матбугат әһелләре эшен халыкка кирәкле, тик тиешенчә бәяләнмәгән хезмәт, дип атый. Matbugat.ru аларга терәк булырга тели.
Данил Сәфәров матбугат әһелләре эшен халыкка кирәкле, тик тиешенчә бәяләнмәгән хезмәт, дип атый. Matbugat.ru аларга терәк булырга тели.

Матбугат үсешенә ярдәм итү максатыннан бүген Данил Сәфәров Matbugat.ru порталын даими эшләтә башлый. Тик ул киләчәктә акча кытлыгына очрамасмы?

“Кәеф ничек?” газетасыннан мөхәррирлектән киткән Данил Сәфәров үзе яраткан веб-мәгърифәт эшен туктатмый Интернет турында татарча китап язган һәм газеталарда да шул турыда мәкаләләр язучы егет Matbugat.ru порталын ачты.

Данил Сәфәров аны иганәсез һәм химаясез ачкан. Бары тик ике студент Денис Булатов һәм Алмаз Шәрәфиевнең генә техник ярдәме кирәк булган. Шулай да, киләчәктә Сәфәров үз порталы реклама аша матди файда китерә, проекты үз-үзен аклый башлар дип тә саный. Беренче чиратта ул бу портал белән татар матбугаты һәм аның кызыклы әһелләре турында күберәк сөйләргә, аларны якларга һәм аларга рухи теләктәш булырга тели. “Алар бар, тик төрле-төрле көндәш чыганакларда эшлиләр.Шуңа күрә аларга бер-берсен аңлау, санлау һәм мактау, зурлау җитми”, - ди ул.

Данил Сәфәров матбугат әһелләре эшен шактый авыр һәм татар халкы өчен кирәкле, тик тиешенчә бәяләнмәгән хезмәт дип тә атый. Аеруча гаделлек язучы, дөресне әйтүче журналистларга авыр. Аларны түрәләр дә үз итеп бетерми, кайчакны нәшрият хуҗалары аңламаска мөмкин. Данил Сәфәров үзен дә бәйсез каләм иясе дип атый һәм беренче чиратта үзе кебекләргә терәк булырдай портал коруын сөйли.

Matbugat.ru пәрәвездәге халыкка “Ватаным Татарстан”, “Ирек мәйданы”, “Татарстан яшьләре”, “Безнең гәҗит” кебек билгеле татар телле чыганакларда чыккан иң кызыклы күренгән мәкаләләрне дә даими биреп барырга җыена. Алар арасында халыкчаннары да булачак. Шулай иттереп, портал үзенә киң катлам укучыны да тупларга тели. Бу максаттан Matbugat.ru үзенең шәхси хәбәрләрен, мәкаләләрен, әңгәмәләрен дә биреп барачак.

XS
SM
MD
LG