дөнья

Путин үзе турында гайбәтләрне кире какты

18.04.2008

Путин үзенең хатыны белән аерылышып, Алинә Кабаевага өйләнүе турында сүзләрне "ялган" дип атады.


Путин үз хатыны белән аерылышып, тиздән гимнастика буенча дөнья чемпионы, Дәүләт Думасы депутат Алинә Кабаевага өйләнә икән дигән гайбәт бик тиз таралды. Бу сүзләр һәркемнең телендә булды. Җомга көнне ил башының шәхси тормышы турындагы гайбәтләргә нокта куелды. “Бу сүзләр ялган”, дип белдерде Путин Сардиниядә узган Сильвио Берлускони белән уртак матбугат очрашуында.

“Бу мәкаләләрдә күп кенә уңышлы эшләүче һәм чибәр хатын-кызлар телгә алына. Әлбәттә аларның һәркайсы миңа, барлык Русия хатыннары кебек үк ошый. Чөнки иң сәләтлеләр һәм иң чибәрләр кызлар Русиядә яши. Сәясәтчеләр пыяла йортта яши дигән гыйбарә миңа таныш. Гел күз алдында булган кешеләрнең тормышы турында җәмгыятьнең белеп тору хокукы бар. Ләкин, монда да чикләүләр булырга тиеш. Башка кешенең шәхси тормышына беркемнең дә борынын тыгарга хокуккы юк”, дип белдерде Русия президенты Владимир Путин.
 
 
фикереңне форумда әйтергә телисеңме?
исем *
кайдан *
адрес
фикер *
фикереңне язганчы форум кагыйдәләре

1-7, җәмгысы 7
кем: Bulat кайдан: Alabuğa
22.04.2008 15:06

Mene sina kemit! Putin Kabayevaga öylene. Adem ışanmaslıq, adem kürmeslik KEMİT!! Mondıy nerse çınlıqta bulsa da qorsaq yarılğançı köler idem. Xa-xa-xa!!!


кем: Aline (Kabaeva tygel) кайдан: Qazan
22.04.2008 14:03

Alina Kabaeva nindi tatar qizi bulsin di inde ul?! Aptiradilar inde tatar da, tatar dip... Tere tagip yoeri, tatar dip eytkene yuq yzen - e bez haman ay Aline, ay tatar qizi dip shatlanabiz...


кем: Яучы карчык кайдан: әлмәт
21.04.2008 09:56

Татарга күп юньсезлек эшләгән кешегә нинди татар кызы ди ул. Татар да асыл егетләр бетмәгән.


кем: Бабай кайдан: Казаннан
20.04.2008 15:17

Путин зрэ шурлэде, аклана башлады. Утсыз тотен булмый, нидер булган икэн, куркып торасы юк.Эллэ кайчан 2-3-4 хатын алу тэртибе кертергэ иде. Моселманча булса, бер тавыш чыкмас иде.Совет заманында парткомга чакырып кыздырганнар. Хэзер ВВП кемнэн курыккан дисэк,ап ачык - Аю фиркасеннэн, Единороссиядэн шурлэгэн.Зря, по поему, узбезнен кияу булыр иде.


кем: Bıltıgırgı «@» кайдан: Urman Alanınnan
20.04.2008 12:46

İl başlıgın tatar qızına öjıәnderәse kilüdә tatarnıng dәwlәti dәrәcәsen jugarıraq kimәldә telәw ğenә jatmıjmı ilәn? Jahşı fal iç bu!


кем: بلترغی«@» кайдан: ئورمان آلانندان
19.04.2008 20:04

ئیل باشلئغین تاتار قزئنا ئیوله نره سی کیلوده تاتارننک دَولَتی دَرَجه سون یوغارئراق کیمالده کوررگه تلاو گنه یاتمیمی ئیکان؟.*یخشی فال ئیچ بو!ه


кем: Irshat кайдан: London
19.04.2008 17:32

Rus patshalary gomer buyi tatar xatynnaryn algannar, Putin da alsyn, ziyani bulmas

1-7, җәмгысы 7
текст зурлыгы