Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кайсы кибет татарча сөйләшә?


Пушкин һәм Галактионов урамнары кисешкән йорттагы кибеткә “Мин татарча сөйләшәм” дигән рәсем ябыштырылган.
Пушкин һәм Галактионов урамнары кисешкән йорттагы кибеткә “Мин татарча сөйләшәм” дигән рәсем ябыштырылган.

“Метро кэш энд кэрри” кибете сокландыра. Бар нәрсә дә анда татарча һәм урысча да язылган. Ә калганнар?

Казан үзәгендәге кечкенә генә бер икмәк кибете. Ишегенә “Мин татарча сөйләшәм” дигән рәсем ябыштырылган. Татарча сөйләшүче Линар Хафизов та шушы икмәк кибетенә йөрергә ярата.

Татарча сораучыга татарча җавап

“Мин үзем кибеткә кергәч татарча эндәшәм. Бу Пушкин һәм Галактионов урамнары кисешкән йортта урнашкан кибеттә һәрвакытта татарча җавап бирәләр. Рәхәтләнеп кибетче кызлар белән туган телдә аралашам”.

Икмәк кибетендә сатучы Фәния Сабирова сөйли. “Татарча сораучыларга татарча җавап бирәбез инде. Аеруча әбиләр татарча сорый. Яшьләр дә күп. Алар монда якындагы тулай торакта тора.”


“Мега”да ясау мөхим иде

“Мин татарча сөйләшәм” акциясе һәм “Үзебез” хәрәкәте координаторы Резидә Сафиуллина исә бу кечкенә кибет белән генә туктамауларын искәртә. Аеруча зур сәүдә һәм хезмәт күрсәтүче үзәкләдә узучы чаралар, татарча сөйләштерү ысуллары өчен сөенә.

“Бәхетле”, “Кольцо”, “Рамстор”, “Мега” үзәкләрендә волонтерлар ярдәмендә төрле чаралар ясала. Аеруча “Мега”да ясау мөхим иде. Бу үзәк үзе алдан ук катнашу турында карар чыгарды. Концертны да ясаштылар, түләделәр. Андагы балалар клубы боз өстендә шоу ясады. Милли киемнәр белән килгән иделәр. Рәсемнәр ясадылар”, - ди Резидә.

“Метро кэш энд кэрри” кибете сокландыра

Ә “Үзебез” хәрәкәтеннән Римма Бикмөхәммәтова инде тикшеренеп тә чыккан: кибетләрнең кайсылары татар телен хөрмәт итә, кайсы хөрмәт итми?

“Метро кэш энд кэрри” кибете сокландырды. Бар нәрсә дә татарча да, урысча да язылган. “Идеал” аяк киемнәре кибете рекламасын да татарча ясый. Шулай ук “Вамин” сөт ширкәте продуктларына аңлатманы татарча яза. Составы да шулай итеп язылган. Телефон ширкәтләреннән МТС яхшы эшли. Чылтыратсаң: “Әлегә тоташтырып булмый”, дип җавап бирәләр. Ә антирейтинг ясасак, исемлек бик зур булыр иде. Чит ил ширкәтләре түгел, ә җирлеләр шаккатыра. “Эдельвейс” әйтик ни өчен үз сөтен татарча язмасыз сата?”, - ди Бикмөхәммәтова.

Татарча хатка кем ничек җавап бирер?

Казанда баручы “Мин татарча сөйләшәм” акциясе турында ТНВ телеканалында “Узебез” телетапшыруы да узды. Анда татар телен саклау турында сөйләштеләр. Бу турыда Резидә Сафиуллина сөйли.

“Үзебез” хәрәкәтеннән Раил Өметбаев, Резидә Кәримуллина тырышлыгы белән ясала ул. Бу шимбә-якшәмбе төнендә бик яхшы итеп ясадылар. Әйтик алып баручы Раил дәүләт оешмаларына татарча хат язарга тәкъдим итте. Киләсе тапшыруда исә шул татарча хатка кем ничек җавап биргәнен тикшерәчәкләр”, - ди Сафиуллина.


Дәүләткә өмет багълыйлар

Шулай ук телевизордан сорау алышу ясалган. Халыкның өчтән икесе татар телен дәүләт сакларга тиеш дип җавап биргән. Ә өчтән бере исә гаиләгә өметләнә. Резеда Сафиуллина да: “Һәр кеше үз урынында татарча сөйләшсен иде. Бу акция болай гына тәмамланмасын иде”, - дип тели.

“Мин татарча сөйләшәм”нең соңгы чарасы 26 апрель көнне Бауман урамында узачак.

XS
SM
MD
LG