Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бигнов - “Ел сәясәтчесе”


Рамил Бигнов
Рамил Бигнов

Интернетның “Ел татарлары” бәйгесендә Башкортстанның берләшкән оппозициясе башы Рамил Бигнов “Ел сәясәтчесе“ номинациясендә җиңеп чыкты.

Без бу уңайдан аның тәэссоратларын белештек: “Бу җиңү минем җиңү генә түгел, ул республикадагы барлык татар милли хәрәкәтенең җиңүе. Чөнки бел халык мәнфәгате, мәгариф, мәдәният, тел һәм гореф-гадәтләрне югалтмау өчен бергә көрәштек. Мин киләчәктә дә көрәшне туктатмаска җыенам”.

Без Бигновның заманында Медведев белән Дәүләт думасында бергә эшләвен искә алып, бу танышлыкның Башкортстан татарлары проблемаларын чишүдә ярдәме тиярме дип тә сорадык.

“Мин Медведевның президент булуын бик хуплыйм. Ул яшь һәм прогрессив карашлы кеше. Ул Татарстандагы да, Башкортстандагы да проблемаларны әйбәт белә. Без бергә җыелган проблемаларны хәл итә алырбыз дип уйлыйм”.
XS
SM
MD
LG