радио
тапшырулар
форум
язылу
контакт
LATiN
сишәмбе, 13 май 2008, Казан вакыты 11:19
албит
яңалыклар
дөнья
татарстан
башкортстан
татар дөньясы
шәлкемнәр
ildä
dönyada
подкаст
RSS
тыңлау
яздырылган
соңгы тапшыру
MP3
Real Audio
Windows Media
бар тапшырулар
ярдәм
башка телләрдә
Tatarstan News
Радио Свобода
Азаттық Радиосы
Азаттык Үналгысы
Озодлик Радиосы
RFE/RL Homepage
башкортстан
Даян Мурзин язмышына рәхмәтле
09.05.2008
fänis fätxi
Уфадагы Җиңү көне чараларында катнашучылар арасында татар халкының батыр уллары да күп.
Бөек Ватан сугышы елларында күрсәткән каһарманлыклары өчен, Чехословакиәнең Милли батыры исеменә лаек булган партизаннар отряды җитәкчесе, Уфада яшәвче Даян Баян улы Мурзин да бүген Уфадагы бәйрәм чараларында катнаша. Бүгенге бәйрәмне иң изге көн, дип исәпли халкыбыз горурлыгы булган батыр.
Даян Мурзин Башкортстанның Бакалы районындагы Иске Балыклы дигән татар авылында туып үсә. Кушнаренко авылындагы педагогиә училишчесын тәмамлагач, туган авылындагы мәктәптә укыта башлый ул. Әмма, икенче бөтендөнья сугышы башлануга, 17 яше генә тулган егет, үз теләге белән, фронтка китә. Курку белмәс татар егете, сугышның башыннан азагынача диәрлек, партизаннар отрядларына җитәкчелек итә. Зур кара сакалы өчен аңа немеслар “кара генерәл” исеме тага. Ә Адол'ф Гитлер Даян Мурзинның башы өчен 3 миллионга кәдәр рейхсмарка акча вәгдә итә. Тик бу акчаны алу беркемгә дә тәтеми, чөнки Даян Мурзинны тота алмыйлар.
Сугыштан соң, Даян Баян улы Мурзин Казандагы Хокук саклавчылар институтын тәмамлый һәм Башкортстанның прокуратура оешмаларында җаваплы вазыйфалар башкара. Хәзер халкыбызның данлы улына 87 яш тулды. Шуңа да карамастан, Д. Мурзин һаман да сав-сәламәт, эш кына төрле очрашуларга йөри.
Даян Мурзин сугыштан соң Чехословакиәнең Милли батыры исеменә лаек булган иде. Ә былтыр аңа Чехиә Республикының тагын да бер югары бүләге тапшырылды. Атаклы шәхес Чехиәнең “Зур хезмәтләре өчен” тәре-ордены белән бүләкләнде. Чит илнең каһарманы исеменә лаек булса да, Даян Мурзинга Советлар Союзы Каһарманы исемен бирүне күпсенгәннәр. Аңа бу исемне бирү өчен ил җитәкчелегенә әллә күпме мөрәҗәгәтләр булса да, түрәләр бу гозерне игтибарсыз калдырган. Әмма Даян ага моңа үзе бик көенми.
“Язмышыма рәхмәтлемен, - ди ул. – Күпме гарасатларны үтеп туган якка исән кайттым һәм 63нче Җиңү язын каршы алу бәхете насыйп булды”
уртаклаш:
уртаклашу турында
текст зурлыгы
язманы бастыр
дустыңа җибәр
авторның башка язмалары
Başqortstan wäkilläre Mäskäwgä häm Çiläbegä kitte
Mäktäplärdä çığarılış bäyrämnäre başlandı
Başqortstan wäkilläre izge Bolğarğa bara
Ufada Qor’än söyläwçelär bäygese ütä
Vener Mostafinğa häykäl quyıldı
башка язмалар
яңалыклар
Литва Европа Берлеге белән Русия сөйләшүләренә ветосын ала
АКШ каты давыл кичергән Мьянмарга ярдам китерде
Либанда бәрелешләр яңарды
Пакстан коалициясендәге 1 фирка хөкүмәттән чыга
Лужков Украинага кертелмиячәк
башка язмалар
соңгы язмалар
Янгыннар котыра
Этләр һөҗүме
Психик авыруларга ау тәмам
Боралак төшәргә мәҗбүр булган
Мәктәпләрдә ислам дине укытылачакмы?
иң күп укылган
.
Татарны кем бетерә...?
ИРКӘ мунча кергәндә, Таишев балалар карый
Кашаповны читтән килеп яклыйлар
Сербларның күпчелеге Европаны сайлый...
ТЯГ каналы тик 36 градуста гына бушлай күрсәтә