Русия хөкүмәте башлыгы Путин “Алабуга” махсус икътисад төбәгендә “Солерс” ачык акционерлык җәмгыяте биләмәләрен электромобильне үзе йөртеп карап чыкты. “Северсталь-авто” хәзер яңа исемдә ул “Солерс” дип атала. Башта Путин “Fiat Ducato” машиналарын җыюны карады. Әлегә монда 600 кеше эшли. Киләчәктә аларның саны 6 меңгә җитер дип планлаштырыла. Монда “Fiat Ducato” микроавтобуслары һәм “Isuzu” йөк машиналары җитештерелә. Әлегә елына барлыгы 120 мең машина чыга.