татарстан

“Таңбатыр”: “миллиме”, “мәҗүсиме”?

Фәридә Гыйбадуллина. "Таңбатыр" җәйләвендә. Beznen-yul.narod.ru фотосы.

11.07.2008

Мулла хаҗи “изге тавы” өстендә “Таңбатыр” татар-угро-фин җәйләве эшли башлады. Кайбер “оештыручылар” аннан "мәҗүси" дип ваз кичте.

Татарстандагы Биектау районы Әйшә авылы янындагы Мулла хаҗи атлы тау һәм изге чишмә янында “Таңбатыр” милли-мәдәни төрки-фин дуслыгы җәйләве эшли башлады. Тик кайбер оештыручылар аннан ваз  кичте.

 

Берничә ай элек Интернетта “Таңбатыр”ның директоры, Мари илендә яшәүче Рамай Юлдашев Азатлык татар яшьләре берлеге, Шәрык клубы, Үзебез яңа буын хәрәкәтенең бергәләп бу чараны ясавы турында хәбәр тараткан иде. Тик соңыннан, Шәрык клубы һәм “Үзебез рәсми сайтлары аша “Таңбатыр” эшендә катнашмауларын белдереп чыкты. Алар җәйләүне берләшү идеясыннан китүдә, дини таркаулык китереп чыгаруда гаепләде. Таңбатыр” исламнан тыш чара дип табылды. “Рамай Юлдашевның мәҗүси өеренә “Үзебез”нең мөнәсәбәте юк”, - дип язылды.

Тик барыбер “Безнең юл» иҗтимагый-сәяси һәм мәдәни мәгърифәт сайты һаман да аларны оештыручылар арасында, дип хәбәрне элеп тота. Шулай ук чәршәмбе көнне “Шәрык” клубында булган оештыру комитеты вәкиле Наил Галимов, чараның дини яки мәҗүси булмавын, анда асылда мөселманнар булуын әйтте. Шулай ук ТИҮ бинасында Шәрык”не оештыручы Сәүбән Закир да Таңбатырны динне бүлмәүче чара, дип саный. Ул: “Тәңре – шул ук Алла, аермасы юк”, - диде.


“Шәрык” исә Shariq.ucoz.ru сайтында, безнең исем артына кемдер яшеренеп катнаша икән,  бу оешманың рәсми фикерен белдерми, диеп яза.

 
Uzebez.org форумында  да ваз кичүчеләргә киная языла. Мари кешесе атлы татартелле кулланучы: “Барысы мөмин-мөселман булган икән…”, - дип яза.  “ Гасырлар буена күрше булган халыкларны күрмисез дә, кызыксынмыйсыз да”, - ди ул. “Сабантуйларга да йөрисездер бит - бу мәҗүсилек түгелмени?” – дип сорый ул.

 

Сигезенче тапкыр ясалучы “Таңбатыр” кысаларында кичке танышулар, спорт ярышлары, Иске Казан музеен карау,  Хуннар, Атилла, Чыңгызхан, Алтын урда, Дәште кыпчак,  табигатьне саклау, фин-угор һәм мари ларның иске диннәре турында тарихи дәресләр каралган. Шимбә көнне катнашучылар Мари илендәге Морки районы Шоруньжа авылы янына борынгы чирмешләрнең дине буенча каралган корбан чалуда, дога кылуда булачак. Чаралар бу атнада чәршәмбе көнне тәмамлана.

Сезнең фикерегез нинди? Милләтчеләр арасында таралган тәңречелек идеялары халыкта ничек кабул ителә? Мөселман, правослау, мәсихче, әһмәди, кришначы, бахаи, мәҗүси, атеист яки башка инанулы татарлар берләшеп милләтне саклый аламы? Татар бу эштә фин-угыр күршеләренә, төрки кардәшләренә таяна аламы?

 

 
 
фикереңне форумда әйтергә телисеңме?
исем *
кайдан *
адрес
фикер *
фикереңне язганчы форум кагыйдәләре

1-10, җәмгысы 12
кем: Ханифа кайдан: РФ
19.08.2008 22:14

Миллэтне ислам дине саклап кала ала, эммэ лэкин халык узе исламга тартылса. Алланын сузлэре: я помогу тому в его просьбах, кто хочет делать дела свои с верой в меня.
У татар очень мало людей, кто может вести исламский призыв, миссионерствовать. Боюсь, что татарский народ в этом отношении - импотенты. Не в смысле сексуальном, а в смысле того, что не обладает никакими умственными, речевыми, ораторскими интеллектуальными силами и данными для исламского миссионерства среди татарского народа. В РТ более активны иеговисты, епархия, даже кришнаиты. А служители ислама не выходят в народ для ежедневного призыва из своих мечетей.Молодежь в Казани, и в особенности на местах в делах постоянного (не моментного) активного исламского призыва также не замечена.
Если люди называют себя мусульманами, а Всевышнего именем Тэнре -думаю, что все нормально. Главное, чтобы они шли по пути Священного Писания -Корана.


кем: динар кайдан: әйтмим әле
25.07.2008 22:30

бөтен мәкаләләрегезгә дә фикер язу мөмкинлеге куюыгызны сорыйм. ... ...

("сез монда кай бер мәкаләләрегездә шундый әшәкелекләр йазып ятасыз.", мисал өчен.)


кем: Sugan кайдан: Qazan
18.07.2008 03:29

Башка кайгы я эш юк иде инде. хазер миллятчеларга булешер нарса калмаган иде. моны кем уйлап чыгарды икан нинди стратег ин акыллы кайнар миллятчеларны сугыштырыр, алардан кукла ясар очен? кайсы лаборатория?


кем: муслим кайдан: инет
17.07.2008 08:04

Татарстаннан Фердинандка.
Муселманнар миллэтсез, миллэткэ каршы тугел. Аллаh безне сынар очен, куп миллэтле итеп яралткан. Лэкин без миллэтне Аллаhтан остен куймыйбыз,анга табынмыйбыз,чонки Аллаhтан башка табынырга лаеклы зат, фикер, идеология юк! Христианнар бн мэжусилэргэ каршы берлэшугэ килгэндэ: Беркайчан да хаклык ялган бн берлэшэ алмый. Христианнар мэжусилэр кебек ук адашкан кавем. Без дошман эзлэмибез,тик Аллаhнын дошманнары безнен дошманнар (шул ук коммунистлар да)


кем: мохаммәт кайдан: Мәскәүдән
16.07.2008 22:56

Ислям дине, Тәңречелек болар барда безнең өчен кадерлеләр. Мин аларны кара-каршы куярга ярамас дип уйлыйм. Биредә үзләречә бик белемле-акыллы кешеләр җыйналган, һәр каюсы шактый белемле, әммә шулайда кискен иттереп сөйләшү урынсыз. Тәңре динен мәҗүси дип атыйлар, ә кайдан бу килә? Тәңре диненә ябрылалар христианнар да, мөселманнар да, бу очраклы хәлме иән? Тәңре дине беренчел дин, Тәңре-Алла, биредә каршылык юк, ул беренче булып безнең төрки бабаларыбызга Күктән иңдерелгән булган. Тәңре дине үсмәүдә диннең ни гаебе бар? Бар гаеп безнең борынгы бабаларда, алар Тәңредән бирелгән искәрмәләрне аңламыйча, үзләренчә аңлатып маташканнар, соңра ялгышка чумып, үзләрен Тәңре итеп күрсәтә башлыйлар. Менә кайда ул гонях. Адәм Тәңре Алла булалмый, шуннан барлыкка килгән носари, ислям диннәре, аларның үзләрен генә танытасылары килеп, Тәңре динени мәҗүси дип, ә үзләрен хак дин, Алладан дип таныштыра башлаганнар. Менә шушы таныту-таныштыру хәзергәчә дәвам итә, моңа ишарә булып, биредә китерелгән Православие белән АЧР арасындагы хезмәт уртаклыгы тора. Буламыни шулай татарга каршы явыз правослау чиркәве белән берләшеп моселманнарга көрәшергә? Тәңре дине ул безнең саф милли дин, хәзерге вакытта аның күп тәглиматлары исчлям тәглиматлары белән укмашып бер бөтен булып беткән. Мари халкының дине бар икән, булсын, ул марилар эше әммә безнең марилар белән уртак динебез юк, крәшен белән правослау марины санамаганда. Милләт череп ятмый кабердә, кеше чери, шуны аера белмәгән кеешеләр белән читен уртак тел табарга. Әммә тырышып карарга кирәк.


кем: Bulat кайдан: Alabuğa
16.07.2008 19:17

Mecüsime, tügelme-anısı möxim tügel!
Tatarnın qıyblası, merkezi yuq. Yöz yıl elek te şulay tügel ideme son? Telese nindi ağımğa birelüçen ide şul ul waqıtta keşeler. Xezerge zamannın tatarı da şundıy bit: eli azatlıqqa omtıla, eli Rusiye impeiyesenin ışanıçlı terege bulırğa mataşa. Nindider yolqış beyrem arqasında mönazareler yasap yatqançı, möselmannar, mecüsiler, nesareliler hem başqa törkemner öçen de nindider ber urtaq nerse kilüe yaxşıraq bulır ide, milletteşlerim;).


кем: Азат кайдан: Татарстан
16.07.2008 16:35

Русиядаге православиячелар алар миллатче инде. Урыс миллятчеларе шул ук тугелме


кем: Ферднанд кайдан: Татарстан
16.07.2008 15:40

Искәрмә! Җөмләне төзәтеп язам:
Бәлки бездәге "милләтсез" мөселманнар христианнар белән берләшеп "мәҗүси" Тәңре аңында торучыларга КАРШЫ берләшерләр?!


кем: Азат кайдан: Татарстан
16.07.2008 10:58

Дин ммухим тугел. Миллят мухим!!!


кем: Ферднанд кайдан: Татарстан
15.07.2008 22:54

Мусульмане и христиане Челябинской области объединились в борьбе против язычников

Духовное управление мусульман Азиатской части России (ДУМАЧР) и Русская Православная церковь (РПЦ) объединили усилия в борьбе против деятельности язычников в Челябинской области. Об этом Исламнаследие.ру сообщил муфтий Челябинской области от ДУМАЧР Вугар Акперов.

«Во время 19-го слета Союза борьбы за народную трезвость(СБНТ) и Общественного движения «Трезвая Россия» языческие организации значительно активизировали деятельность по пропаганде своих убеждений. Призывали к поклонению солнцу, разным божествам и т.д, организовали Праздник Ивана Купала. Мы совместно с представителями Русской Православной Церкви из Калужской, Нижегородской и Челябинской областей объединились с целью пресечения их деятельности», - сказал муфтий Челябинской области.

Представители ДУМАЧР и РПЦ также во время слета совместными усилиями организовали работу по борьбе с алкоголизмом, наркоманией и табакокурением.

19-й слет движения «Трезвая Россия» прошел в городе Чебаркуль с 1 по 8 июля. В Челябинской области движение появилось 25 лет назад. Задачей организации яваляется пропаганда вреда употребления алкоголя, курения и наркотиков.

14.07.08


Бәлки бездәге "милләтсез" мөселманнар христианнар белән берләшеп "мәҗүси" Тәңре аңында торучыларга берләшерләр?!
Шуны гына көтәсе калды.
Элек коммунист-интернационалистлар татарны орган булса, хәзер мөселман-интернационалистлар орырга тора. Менә сиңа толерантлык. Мондыйларга бит милләт кирәкми, аларга бөтен нәрсә бер төстә (однотонный) булу кирәк. Ләкин Тәңре (Алла) дөньяны алдан ук однотонный итеп яратмаган бит.
Бүгенге Тәңре аңында торучыларга каршы чыгучы, аларны эт итеп тиргәүче мөселман татарлар коммунист бабаларыннан ерак китмәгәннәр. Алымнары һәм максатлары да еш кына бер үк. Алар карбузны хәтерләтәләр - эчтән кызыл (коммунист-интернационалист асыллы), ә тыштан яшел - мөселман.
Я, котырмагыз инде, дошман эзләп үзегезгә!

1-10, җәмгысы 12
текст зурлыгы