видео:
прага язына 40 ел
сталин өрәге
тапшырулар
җәдвәл
форум
язылу
контакт
LATiN
якшәмбе, 12 октябрь 2008, Казан вакыты 09:07
албит
яңалыклар
дөнья
татарстан
башкортстан
татар дөньясы
кырым
төркия
шәлкемнәр
подкаст
RSS
тыңлау
хәзер эфирда
шимбә тапшыруы (кабатлау)
Real Audio
Windows Media
яздырылган
бар тапшырулар
ярдәм
валюталар
RUB
/
USD
26.207
RUB
/
EUR
35.434
USD
/
EUR
1.3520
башка телләр
Tatarstan News
Радио Свобода
Азаттық Радиосы
Азаттык Үналгысы
Озодлик Радиосы
RFE/RL Homepage
дөнья
Обама Багдадта әл-Мәлики белән очрашты
21.07.2008
наиф акмал
АКШ президентлыгына демократлар намзәте Барак Обама Багдадка килде.
Гыйрак авазлары хәбәр агентлыгы белдерүенчә, Обама килгәч тә премьер-министр Нури әл-Мәлики белән очрашкан.
Алар Гыйрактагы АКШ хәрбиләре турында сөйләшкән.
Демократлар намзәте шулай ук Гыйрактагы АКШ көчләре башлыгы, генерал Дэвид Петраус белән дә очраша.
Обама ноябрьдәге президент сайлавында җиңеп чыкса хакимияткә килүдән башлап 16 ай эчендә Гыйрактан гаскәрләрне чыгарачагын белдерде.
Гыйрак хөкүмәте сүзчесе Гали әд-Даба АКШ көчләре 2010 елда китә алыр дип өметләнүен әйтте.
Хәрбиләр Гыйрактан гаскәрләрне чыгару вакытын билгеләргә теләми һәм бу андагы вәзгыятькә бәйле булачак дип килә.
Майк Мюллен
Якшәмбе көнне АКШ Берләштерелгән хәрби идарәсе рәисе, адмирал Майк Мюллен гаскәрләрне чыгаруга мисал өчен 2 ел вакыт билгеләүнең нәтиҗәләре "бик куркыныч" була ала диде.
Мюллен әл-Каидә террорчылары чыгара торган мәзһәб ара бәрелешләр АКШ көчләре китү белән яңадан көчәеп вәзгыять әл-Мәлики хөкүмәте контроленнән ычкынырга мөмкин диде.
Мюллен яңа президент кем булса да, аңа бу мәсьәләдә хәрбиләрнең карашын аңлатачагы турында әйтеп, үз сүзләренең Обамага юнәлтелгән булуына ишарәләде.
Президентлыкка Республиканнар намзәте Джон Маккейн Обаманы хәрбиләр киңәшенә колак салмыйча үзенең гаскәрләрне чыгару планына үҗәтләнеп ябышуда гаепләде.
Обама Кабулда президент Хәмит Карзаи белән очрашты
Гыйракка кадәр Кабулда тукталган Обама Әфганстандагы вәзгыятне куркынычлы һәм ашыгыч чараларга мохтаҗ дип бәяләде.
Ул террорчылыкка каршы көрәштә төп игътибарны Әфганстанга юнәлтергә, Гыйрактагы көчләрне Әфганстанга күчерү турында уйлый башларга кирәк диде. Обама әйтүенчә, Гыйрак Вашингтонның артык күп көчен алып игътибарны Әфганстаннан читкә юнәлтә. Элекке чыгышларында Обама Гыйрак сугышын туктатырга вәгъдә иткән иде.
Әлеге сәфәр барышында бу атнада Обама Үрдүн, Израиль, Германия, Франция һәм Британиядә дә тукталачак.
Көндәш Республикан партиясе аны тышкы сәясәттә тәҗрибәсе җитәрлек түгел дип тәнкыйтли.
уртаклаш:
уртаклашу турында
текст зурлыгы
язманы бастыр
дустыңа җибәр
авторның башка язмалары
Нобель тынычлык бүләге Аһтисаарига
Химия Нобель бүләге ияләре игълан ителде
Физика Нобель бүләге өч японга бирелә
Саакашвилиның мөмкин варислары
11 Сентябрь вакыйгаларының тәэсире дәвам итә
башка язмалар
яңалыклар
“Palin wazifasıñ başqa maqsatta qullangan”
Belarus xaqimiäte Yewropanıñ çikläwlärne ciñeläytü adımın xuplıy
Pakıstanda qabilä keşeläre Talibanga höcüm itte
Avstrianıñ ütä-uñçı säyäsätçese Jörg Haider ülde
Kavkazda cir teträwe - elemtälär özelde
соңгы язмалар
Гүл Финляндия татарлары белән очрашты
Төньяк Кавказда яшьләр кулга корал ала
10 октябрь - үлем җәзасына каршы көн
Русия буфер зоналардан чигенде
Косовоны тагын ике дәүләт таныды