Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кашаповны мәхкәмәгә бирүдә ФСБ катнашы яшерелми


адвокат Светлана Сидоркина һәм Рафис Кашапов
адвокат Светлана Сидоркина һәм Рафис Кашапов

ФСБ тәкъдиме буенча Кашаповка карата шикаять язучыларның берсе - Чаллыдагы “Форпост” оешмасының җитәкчесе Тарабукин. "Форпост" оешмасы исә элекке замандагы Боевая комсомольская дружина оешмасына охшаш бер оешма булып тора.

Рафис Кашаповка карата 10 феврвльдә башланган мәхкәмә эше зур тәнәфесләр белән бара. Менә соңгы мәхкәмә утырышлары 5-6 март көннәрендә булды һәм анда ике яктан да, гаепләүче, гаепләнүче якларының шаһитлары тыңлана.

Чаллы ТИҮе ягындагы шаһитлар ТИҮ идарәсе әзерләгән мөрәҗәгатьләр милләтара һәм динара низаг тудыруга сәбәпче була алмый дип әйтсәләр, прокуратура гаепләүче ягыннан булган шаһитлар бу мөрәҗәгатьләр низаг тудыра ада дип, саныйлар. Сүз “Чукындыруга – юк”, “Петр Iнең яшерен вәсыяте”, “Русиянең аерым юлы” һ.б. язмалар турында бара.

6 мартта булган мәхкәмә утырышында Кашаповка карата хөкем эше кузгатуда беренче чиратта ФСБ ның катнашы булуы ачыкланды. Мәсьәләгә ачыклык кертик. Мәхкәмә барышында прокуратурада ягыннан шаһит булып Алексей Беткер һәм Сергей Тарабукин чакырылган иде. Кашаповның яклаучысы Светлана Сидоркина аларга мондый сораулар бирде:

“Чаллы ТИҮнең мөрәҗәгатьләрен укыгансыз, милләтара низаг чыгара дигән фикергә килгәнсез. Аннан соң ни эшләдегез?”

Беткер һәм Тарабукин бу сорауга икесе дә бертөрле җавап бирделәр: “Без, шушы мөрәҗәгатьләрне укыгач, ФСБга киттек. Анда безгә прокуратурага барып шикаять язарга куштылар. Без аларның шушы кушуларын үтәдек һәм прокуратурага шикаять яздык”, диделәр.

Адвокат Сидоркинаның, ФСБ хезмәткәренең исемен, фамилиясен, нинди гәүдәле иде, дигененә, анык җавап бирә алмадылар. ФСБ тәкъдиме буенча Кашаповка карата шикаять язучыларның берсе студент Алексей Беткер, икенчесе - Чаллыдагы “Форпост” оешмасының директоры Тарабукин.

Совет заманында Чаллыда БКД – боевая комсомольская дружина дигән оешма бар иде. Ул заманда милициянең иң беренче ярдәмчесе иде. "Форпост" оешмасы нәкъ БКДга охшаш бер нәрсә булып тора. Элекке замандагы Боевая комсомольская дружина оешмасыннан КГБ, ФСБ вәкилләре дә үсеп чыкты.

Прокуратура тарафыннан чакырылган шаһитлар Рщфис Кашаповны мәхкәмәгә бирүдә ФСБ роль уйнаганын, аның тәкъдиме буенча икәнен яшермәделәр. Адвокат Сидоркинаның “Сез шушындый мәсьәләләр буенча һәрвакыт ФСБга чабасызмы?” дигән соравына хөкемдәр Әдгамов, бу сорау әһәмиятле түгел, дип кире какты.

Мәхкәмә 19-20 мартта дәвам итәчәк.
XS
SM
MD
LG