шәлкемнәр / кызган таба

“Кызган таба” фестивале йомгаклары

02.12.2007

“Кызган таба” бүләкләү тантанасыннан репортажны шушы биттә тыңлый аласыз. Уң яктагы бәйләмәләрнең берсенә басыгыз. Фикерегезне көтеп калабыз!


28 ноябрь көнне Казанның “Fashion” клубында беренче тапкыр “Кызган таба” дип исемләнгән бәйсез татар клуб музыкасы фестивален йомгаклау кичәсе узды. Анда елның иң супер танцпол “йолдыз”ларын бүләкләнде. Җиңүчеләр анкеталар аша сораштыру аша билгеләнде.

457 анкетага бирелгән сорауларны һәм җавапларны оештыручылар ди-джей Шәкерт һәм “Булмас.ру” сайтыннан белешә аласыз. Сораштыру татар музыкасы, аерым алганда Казанда уза торган төнге татар клублары тормышы белән кызыксынучы 16-30 яшьлек егет-кызлар арасында 20 ноябрьгә кадәр дәвам итте. Җиңүчеләргә чын таба формасында ясалган диплом бирелде.

Җиңүчеләр:

- иң шәп татар клуб Dj-e: Зөлфәт Зиннуров
- иң шәп хип-хоп, R`nB`, рэп башкаручы: Иттифакъ, Шәкүр
- иң кыздыргыч хатын-кыз башкаручы: Ландыш Нигъмәтҗанова
- иң кыздыргыч группа: “Эссе”
- Иң кыздыргыч ир-ат башкаручы: Илназ Сәфиуллин
- иң шәп MC (алып баручы): Зөлфәт Зиннуров, Нурбәк
- иң шәп татар дискәтүге: “Музыкаль десант”
- елның иң якты тусланучысы: Римзил Вәлиев 
 
 
фикерегезне безнең форумда әйтегез!
исем *
кайдан *
адрес
фикер *
фикереңне язганчы форум кагыйдәләре

1-2, җәмгысы 2
кем: мохим тугел кайдан: казан
21.01.2008 10:51

DJ Shakert MOLODEC!!! Шэп булган дилэр, эх мин бара алмадым, акчам юк иде шул!!! Афэрин!!!


кем: Ilshat кайдан: Msc
03.12.2007 02:17

Gacäp!

1-2, җәмгысы 2