Accessibility links

Кайнар хәбәр

Беренче татарча ток-шоуның төп геройлары яшьләр иде


Татар яшьләре замана проблемалары турында фикер алыша
Татар яшьләре замана проблемалары турында фикер алыша

12 декабрь кичендә “Яңа гасыр” телеканалында беренче тапкыр туры эфирда “Үзебез” дигән ток-шоу күрсәтелде. Тапшыруның төп геройлары музыка, театр һәм башка өлкәләрдә эш күрсәткән яшьләр үзләре иде.

Беренче “Үзебез”нең тәүге чыгышы татар милләтенең, татар теленең киләчәге турында барды. Туры эфирда шулай ук татарча рок җырлаучы “Исмаил”, рэп укучы “Иттифакъ” төркемнәре дә чыгыш ясады.

Эфир башланганчы “Үзебез”не алып баручы Раил Өметбаев һәм Айсылу Лерон әзерлек эшләре белән мәшгуль булганда, төшерү бүлмәсендә катнашучылар бер-берсе белән сөйләшеп торды. Алар ике сәгатькә якын барачак тапшыруның төп геройлары - “Үзебез” дигән яңа буын яшьләр хәрәкәтенең координаторлары Рәфис Җәмдихан, Резидә Сәфиуллина, Руслан Айсин, Алия Сабирова, Римма Бикмөхәммәтова, “Кәеф ничек?” гәҗите мөхәррире Данил Сәфәров, “Азатлык” радиосының татар-башкорт редакциясе җитәкчесе Рим Гыйлфанов, dj һәм җырчы Нур Алиев һәм башкалар.

“Үзебез” ток-шоуы башланып китү белән “Татарлыкны нәрсә булдыра?” – дигән сорау куелды. Беренче булып сүзне “Үзебез” хәрәкәтенең координаторы Рәфис Җәмдихан алды:

“Татарлык ул җан һәм тел, татарлыкны мөхит тудыра. Мөхит булмаса татарлык булмый!”

Сүзгә Мәскәүдән килгән Ленар Рахманов кушылды:

“Мин татар!" дигән кеше татар була, минемчә.”

Нур Алиев:

“Чит төбәкләрдә яшәүче татарлар безнең тамырларга Татарстанда, Казанда яшәүче татар яшьләренә караганда күбрәк тартыла шикелле.”

Телевизор караучылардан шалтыратулар да килде. Казаннан Марина исемле кыз “Үзебез” ток-шоуына шалтыратып, шәһәрдә татар булып калу авыр булуын әйтте. Шул ук вакытта зәңгәр экраннарда: “Татар милләте чәчәк атачакмы, әллә бетәчәкме?”- дигән сорауларга телефон аша җаваплар килде, ахырда аларның бертигез дәрәҗәдә яклау табуы ачыкланды.
Туры эфир дәвамында катнашучылар тарафыннан татарлыкка кагылышлы фикерләр өстәлеп торды.

“Һәркемнең татар телен белмәве яки начар сөйләшүе артында төрле сәбәпләр ята. Минемчә, иң төп җавапларның берсе - телгә ихтыяҗ мәсьәләсе. Әгәр дә кеше гадәттәгечә мескенләнеп: “Здравствуйте!” диясе урынга, “Исәнмесез!”, “Рәхмәт!”, “Саубулыгыз!”- дип әйтергә курыкмаса һәм шундый мөхит булса, кеше сөйләшә башлар иде,”диде “Азатлык” радиосының татар-башкорт редакциясе җитәкчесе Рим Гыйлфанов.

Татар мәдәнияте, җыры турында сүз киткәч, Нур Алиев:

“Соңгы елларда татарда яңа проектлар ничек аңлаешсыз, сыйфатсызрак булса, ул халык арасында шулай популяррак була бара. Мисал итеп Әлфинә Әзһәмованы китерер идем”-
диде.

“Үзебез” яшьләр ток-шоуы “Исмаил” төркеменең җыры астында сикереп-биеп, шаярып тәмамланды. Монда катнашучыларның барсыда сүз әйтә алмады, әлбәттә. Ләкин бу ток-шоу тагын булачак диләр. Әгәр телевидение җитәкчелегенең хәер-фатихасы булса, ди “Үзебез” яшьләр тапшыруын оештыручыларының берсе Резидә Кәримуллина.
Бу татарча яшьләр өчен ток-шоу булачак дигән хәбәр алдан ишеттерелмәде. Шуңа да, бу тапшыруны кайберәүләр очраклы рәвештә караганнар һәм аларда ул зур кызыксыну уяткан. Татар эстрадасында билге “Хомай” төркеме солисты Илдар Арысланов сөйли:

“Бер каналдан кино карап утыра идем. Берзаман каналны алмаштырсам, Казаннан туры эфир бара, катнашучылар яшьләр, кызык булып китте. Ләкин татар милләте, теле турында сөйләшкәндә, анда уйнап торган dj-ның фон итеп чит ил музыкасын куллануы гына ошамады. Ә болай мондый ток-шоу бик кирәк иде.”

“Үзебез” ток-шоуы Бөтендөнья татар конгрессының 4 корылтае алдыннан күрсәтелде. “Үзебез” ул әле телевидение тапшыруыннан тыш яңа буын яшьләр хәрәкәте дә, бу хакта корылтайда да сүз булды, татар милләтенең киләчәген татар егет-кызлары якты итеп күз алларга тырыштылар.
XS
SM
MD
LG