татарстан

Казанда милли мәктәпләрне яклап пикет узды

Наил Нәбиуллин: “Татар яшьләре яңартылган канунга каршы”

24.12.2007

Казан үзәгендә урнашкан Бауман урамында һәм Кремль каршында узган пикетны «инициатив яшьләр төркеме» оештырган. Яшьләр милли мәктәпләр бетәргә мөмкин, дип борчылу белдерде. Сүз Русиянең яңартылган мәгариф кануны турында бара.


Русия федерациясенең Мәгариф турындагы канунына дума керткән һәм президент кул куйган төзәтмәләр милли мәгариф өчен аяныч тәмамланырга мөмкин. Бу турыда борчылып татар яшьләре Казандагы Бауман урамында һәм Кремль каршында пикет оештырды. Алар, бу канун Русия мәгариф системасында һәм белем бирүдә милли вә төбәк компонентын, ягъни татар мәктәпләрен бетерергә мөмкин,  дип саный.

Ни өчен оештырулары турында Наил Нәбиуллин: “Без татар яшьләренең бу канунга каршы булуын күрсәтергә теләдек. Пикетны ясарга пәнҗешәмбе көнне генә карар кабул иттек. Реклама аз булды. Шулай ук көн салкын. Шуңа күрә кеше аз”,  - дип сөйләде.

Пикет ясау турында җомга көнне билгеле җырчы һәм җәмәгать эшлеклесе Сәүбән Закир шәһәр хакимиятенә белдерү керткән. Тик аңа рәсми җавап килеп җитмәгән. Оештыручылар, пикет ясар өчен аларның җавабы кирәкми, диде. Килгән хокук саклаучылар, язылган сүзләрне дәфтәргә язып йөрүчеләр, шәһәр хакимияте вәкилләре алардан бары тик, “сез кайдан килеп чыктыгыз соң”, “моңарчы күренгәнегез юк иде”, дип кенә сорады. “Без Татар иҗтимагый үзәгеннән түгел”, - дип җавап бирделәр. Шул ук вакытта аларның “Шәрык” клубына йөрүчеләр булуы да ачыкланды.

Оештыручы Сәүбән Закир: “Үзебезнең каршы булуыбызны күрсәтергә теләдек. Без бит зыялы кешеләр”, - дип сөйләде. “Безнең күңелдә йөргән фикерләр белән чыктык”, - диде ул.

Пикетта катнашучылар саны төп-төгәл җиде иде. Аларга зәмһәрир суыкта узып баручы сирәк санлылар теләктәшлек күрсәтте. Якынлашып килүче яңа ел бәйрәме уңаеннан урамда гизеп йөрүче балалар Татарстан байрагын күреп: “Ак барс – чемпион!”, “Рубин!” дип тавыш белдерде.  Тик мондый мөнәсәбәт пикетка чыгучыларны аптыратмады. Миләүшә Закирова, бернигә дә кармыйча тел өчен көрәшәчәкләрен әйтте. Ул булачак татар укытучысы.

“Без телне таптарга ирек бирмәячәкбез”, - диде муенына “Без Татарстан һәм Россия федерациясе конституциясын бозуга каршы” дигән язу элгән Миләүшә Закирова.

Пикетны оештыручылар, мәгарифтә  милли-төбәк компоненты юкка чыгарылса, туган телдә укыту бетәр, аның өчен сәгатьләр бирелми башлар дип уйлый. “Бу татарга гына кагылмый, ул бар халыклар өчен дә мөһим”, - ди оештыручылар.

Аларга Якутск шәһәрендә дә пикет узуы турыда хәбәр килгән булган. Шулай ук “Азатлык” радиосы алдан хәбәр иткәнчә, Татар конгрессы, "Мәгариф" берлеге, Татар иҗтимагый үзәге кебек оешмалар гына түгел,   Татарстан Дәүләт Шурасы да, Татарстан Президенты да борчылу белдергән, мөрәҗәгатьләр кабул иткән иде инде.  Бу айда узган татар конгрессы корылтаенда Минтимер Шәймиев үзенең Русия президентына мөрәҗәгать юллавын әйткән иде.  Чыгышында ул аны урыс телендә әйтте.

“Яңа дәүләт думасы бу канунны кабат карар дип мин ышанам. Русиядәге халыклар милли белем бирүне демократиянең иң зур уңышы дип кабул иткәнне дөрес аңларга кирәк”,-  дигән иде Шәймиев.

Ә пикетны оештыручылар күтәргән шигарьләр арасында шулай ук “Татар, телеңне таптатма!”,  “Телсез милләт юк”,  “Без татарлар дәүләтсез дә, телсез дә”,  “БМО кая карый?” кебекләр дә бар иде. 

Милли мәктәпләрне саклап калу өчен нәрсә эшләргә кирәк? Фикерегезне форумда әйтә аласыз!
 
 
фикерегезне безнең форумда әйтегез!
исем *
кайдан *
адрес
фикер *
фикереңне язганчы форум кагыйдәләре

1-10, җәмгысы 30
кем: nailtatar кайдан: мохим тугел
17.01.2008 13:02

Касыйм абый диимме, Сезнен б\н тулысынча килешэм, хэрэкэтлэнергэ кирэк диюегез б\н, эмма бу фразагызны анлап бетермэдем: "Жиде егеткэ генэ ышанып утырмыйк, татар жиде миллион(!) бит!!!". Без 7 кеше хэлдэн килэ алганны эшлэдек, хэм тагын эшлиячэкбез. "7 егеткэ ышынып утырмыйк" дигэн сузегез безне критикалагансыз кебек тоела, нигэ безгэ ышанырга ярамый?


кем: Касыйм кайдан: Әлмәт
15.01.2008 23:01

Милли мәгариф проблемалары буенча тиз арада Татар Конгрессының һәм Бөтенроссия милли-мәдәни мохтариятенең берләштерелгән утырышын үткәрергә кирәк! Алар милли компонентны кире кайтаруны таләп итеп Россия җитәкчелегенә мөрәҗәгать итәргә тиеш. Президентлыкка кандидат Медведевка да шундый ук наказ бирергә кирәк. Хәрәкәт кирәк, туганнар, хәрәкәт! Ә без һаман йоклыйбыз.Үзебез эшләмәсәк, безнең өчен беркем дә бер нәрсә эшләмәячәк. Җиде егеткә генә ышанып утырмыйк, татар җиде миллион(!) бит!!!


кем: Nailtatar кайдан: Kazan
14.01.2008 10:41

Рэхмэт Дуслар яхшы комментарийларыгыз очен!!! Сезнен "поддержкагыз" бик кирэк!!! Пикетны оетыручы Наил мин инде ул, фотода да мин! Азат сина Зур салэм!!! Рафис Сезгэ бик зур рэмэт матур сузегез очен!!! Гамиль Нур, Сезгэ дэ бик зур рэхмэт!!! Пикет турында мэглуматны матур чыгаргансыз!!!


кем: Рафис кайдан: Мухим тугел сорау
12.01.2008 23:38

Наил туган. Сезга Алла куат бирсен!


кем: Гәрәй кайдан: Чаллы
12.01.2008 09:03

Министрлык вәкиле Раиф Зиннәтуллин: "Борчылырга сәбәп юк", - дип юата. Президент М.Шәймиев борчылып, бу хакта В Путин белән сөйләште, Дәүләт Советы борчылып мөрәҗәгать кабул итте, бары тик мәгариф министрлыгы гына борчылмый. Алар борчылмаганга күрә килеп чыкты бугай инде бу хәлләр. Раиф әфәнде, үткән елның сентябрендә бу закон юк иде бит әле, киләсе ел сентябреннән ниләр көтәчәген сөйләргә кирәк сезгә. Халыкны йоклатып-юатып үз өстегезгә артык зур җаваплылык аласыз сез. Соңыннан шул халык алдында ничек җавап бирерсез?


кем: Арслан кайдан: КАЗАН
09.01.2008 15:44

Мәскәу хәйләкәр, безгә дә хәйләләр кирәк бугай. Татар теленә ирек бирмәсәгез Торекче өйрәнәбез дип куркытырга кирәк аларны, алар моны бик телемәс... Укытучылыарыбызны барлыйк, аларга тиешле хөрмәтне акчаны бирик, үз мәктәпләребезне ачыйк.Татар мәктәбе бу дисеннәр. Бу гафиллекләрдән дә дәрес алырга кирәк. Нигә тиешле реакция вакытында бирелмәде? гаеп дәүләт шурасында мы, ышанычлы белгечләрдә ме, матбугатта мы?


кем: Glebov кайдан: Kazan
09.01.2008 11:01

Мин да шулай дип уйлыйм: Наил Вэлиевнен тавыш-тыны чыкмый?! Рус теле укытучысы һэм Стахеев белэн М.Цветаева тарафдары буларак, аны татар теле һэм татар миллэте язмышы бэтенлэй борчымасын ди. Ну безнен валиевлар байсез тугел бит. Аларнын барысынын да бер хужасы бар. Нишлап шул ходжа бабай бер эш та эшлами икан? Мин хат яздым утырып шул бабайга.:-) Джавап кэтэм.


кем: Илдар кайдан: Түбән Кама
08.01.2008 21:21

Милли компонент бетерелүгә Татарстан мәгариф министрлыгының мөнәсәбәте ничек икән?Нишләптер яңа министр Наил Вәлиевнең тавыш-тыны чыкмый?! Рус теле укытучысы һәм Стахеев белән М.Цветаева тарафдары буларак, бәлки, аны татар теле һәм татар милләте язмышы бөтенләй борчымый торгандыр?..


кем: AZAT кайдан: КАЗАН
06.01.2008 23:06

Разил абый янына Фәндәс абый Сафиуллинны да куясы килә. Ул бу закон турында күптәннән чаң суга инде. Ләкин әзрәк күтәрелгән борынны сугып төшерергә генә торалар. Без үз республикабызда хакимияттә тулы бердәмлеккә ирешә алмый торып, берән сәрән көрәшү бик авыр. Ләкин, президентыбыз бу законга ризалыгын биргәндә ахыр нәтиҗәсе турында уйлагандыр инде, андый эшләр болай гына эшләнми. Шулай булгач.. болай буласы алдан ук планлаштырылган эш. Наил, Миләүшә рәхмәт сезгә. Яшьләр, әйдәгез бер-беребезгә таяныч булыйк, замана бит безнең кулларга калачак.


кем: ilyas кайдан: Kazan
06.01.2008 19:48

Elbette RF citeçelege berkayçan da beznen öçen fayda itmes, in möhime berdem bylırga meseldegi kebek törlebez törle yakka tartsak bernindi neticege ireşmeyeçekbez, milletteşler berdem bylıyk!!

1-10, җәмгысы 30