Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Шәрык” клубы 100 еллыгын икегә "аерылып" каршылый


Студентлар сабалы Азат һәм лениногорскилы Илдар "Шәрык" клубында фикерләшеп дуслашкан. Алар атнаның ике көненә дә клубка килергә тырыша.
Студентлар сабалы Азат һәм лениногорскилы Илдар "Шәрык" клубында фикерләшеп дуслашкан. Алар атнаның ике көненә дә клубка килергә тырыша.

100 еллыгында“Шәрык” клубы “Атнакич” һәм “Шимбә” проектлары буенча ике кичтә эшли. “Бу аерылу түгел, үсү, киңәю”, - дип аңлаталар.

Казандагы “Шәрык” клубы 100 еллыгы уңаеннан чаралар оештырды. Махсус кичәләрнең берсендә элеккеге уставлар, теркәлү кәгазләре дә халыкка күрсәтелгән.

Бүген искә алынучы Кәрим Тинчурин хатыны Заһидә белән бергә йөргән бу клуб 1905 елда идея булып туган. 1906 елда рәсми теркәлгән. 1907 елда ныгытып эшләп киткән. Клуб озак еллар дәвамында мәдәният учагы, яшьләрнең танышу-аралашу урыны булып хезмәт иткән. 1918 елда юкка чыккан. Тинчуриннар язмышы кебек башка активистларын да репрессиялар көткән. Ә 1990 еллар ахырында ул кабаттан торгызылган.

Быелгы бу клубка 100 ел тулу чараларын оештыруда Сәүбән Закир, Мансур Кашапов, Резеда Сафиуллина, Алия Сабирова аеруча актив катнашты. “Шәрык” ишекләре һәрвакыт ачык” – ди Сәүбән Закир.

“Шәрык” яшьләр клубы активистлары, күренекле шәхесләр белән очрашулар, театр һәм спорт бәйрәмнәре үткәреп, яшьләрне берләштерү өчен, янып-көеп йөри”, - дип сөйли Мансур Кашапов та.

2000 елларда клубка йөргән Айгөл Гыймранова да искә ала. “Казанга күченеп килгән кеше өчен аралашу өчен менә дигән җир иде. Без татарча сөйләшә, аралаша ала идек. Үзебез оештырып, кунак каршылап хуҗа булып йөрдек”, - ди ул. Ул бүгенге клубка йөрүчеләр активрак, иреклерәк дип саный. Шул ук вакытта барыбер үзенең аңа килеп китүен искәртә. Күпләр анда гаилә корды, балалар үстерә дип тә өсти.

Монда дөньяның төрле җирләреннән килгән татар яшьләре бер-берсе белән таныша, аралаша, ял итә. Абрам Брайн Америкадан килгән.

“Казанда мондый клуб булганлыгын татарча өйрәнүче дуслар әйтте. Казанда башка андый урын юк. Урысча аралаша торган клуб та юк дип беләм. Инглиз телле аралашу клублары бар. Тик аларда телне өйрәнер өчен очрашалар. Ә “Шәрык”та исә фикер алышып та, бәхәсләшеп тә була. Тик мин татарча белмим. монда өйрәнергә кирәк дип уйлый башлыйм”, - ди америкалы кунак.

“Безнең гәҗит» хуҗасы Илфат Файзрахманов үзенең татар яшьләренең “Шәрык” клубында булган очрашуы турында искә төшерә. “Шәрык» клубыннан сөенеп кайттым. Зыялы яшьләребез җыелып, тел, милләт, дин мәсьәләре турында сөйләшә. Моннан 100 ел элек эшләгән, Тукайлардан башланган Шәрык клубы әле дә бар”, - ди ул.

“Шәрык” клубының кичәләрен кызыклы итеп оештыруда “Үзебез” хәрәкәте, Татар яшьләре форумы, “Мәгариф” оешмасы, БТИҮ, Татар конгрессы һәм башкалар ярдәм күрсәткән. Ул“Атнакич” һәм “Шимбә” проектлары буенча ике кичтә эшли. “Ике кич ярыша-ярыша эшли. Бу аерылу түгел, үсү, киңәю”, - дип аңлата Айгөл Гыймранова.

XS
SM
MD
LG