Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар авыллары Интернетта баш калкыта


Әхмәт Шахин әби-бабалары туфрагына кайту теләген тормышка ашырган
Әхмәт Шахин әби-бабалары туфрагына кайту теләген тормышка ашырган

Төркиядәге югалып баручы татар авылы Хилмия үз тормышын Интернет аша җанландырып җибәрә алган.


Төркиядәге татар авылы Хилмия үз тормышын Интернет аша җанландырып җибәргән. Инде файдасы да булган: күптән күрешмәгән якташлар җыелып беренче тапкыр сабан туе бәйрәмен ясый алганнар. Татарстан яки Башкортостандагы татар авыллары, шул Төркиядәге татарларның бабайлары чыгып киткән салалар да шулай җанлана алыр иде.

Узган атнада “Ватаным Татарстан” газетасы “110 елдан соң ... кайту” исемле мәкалә белән кабаттан татар авылы, аның киләчәге турында сорауны күпертеп җибәрде. Газета “Әбисеннән матур итеп татарча сөйләшергә өйрәнеп калган Әхмәт Шахинның әби-бабалары туфрагына кайту теләген” тормышка ашыруы турында бара.

Төркия татарларының Коры Хөек, Әфәнде күпере кебек авыллар турында шактый язгалыйлар. Тик менә Самсун ягындагы Хилмия авылы соңгы елларда гына киңрәк таныла башлады. Бу турыда якташлары Әхмәт Шахин үзе сөйләде.

“110 еллар чамасы Идел-Урал ягыннан чыгып киткәннәр. Кара диңгездән чыккач Самсун янында калганнар. Аннары Госманлы дәүләтендә сугышлар башланган. Ирләрне алып китеп бетергәннәр. Авылда тормышны хатын-кызлар, бала-чага саклап калган”, - ди ул. Алар дин иреген эзләп киткән мөхәҗирләр.

Язмышлары СССР илендә калганнарныкына да охшаш булган. Монда да сугыш, толлар, ачлык булган. Шулай да Төркиядәгеләр тамырларын онытмаганнар. Ул тамырла кайдан?

“Минекеләр асылда Уфа ягыннан Солтанморат, Корманай һәм Исмәгыйл авылыннан”, - ди Әхмәт Шахин.

Тик “Ватаным Татарстан” Галимҗан Ибраһимов кебек татарның данлы әдибен биргән Солтанморат, милли җырчы Идрис Газиевне биргән Корманай кебек авылларда рух, кешелар саны, тормыш дәрманы кимеп баруын яза. Хәер, бер Башкортстанда гынамы? Төркиядәге Хилмия авылын үзен дә исән дип атап буламы?

“Бүген Хилмия авылы символ булып калды инде. Кыш көне өч гаилә яши. Утыз чакрым җирдә егермеләп якташ яши. Алар кирәк булса кайтып килә. Туй, тантана, җенәзә булса җыелабыз. Шул исәптән быел сабан туен да ясадык.”

Әхмәт Шахин, баксаң, авылын Интернет аша таныта башлаган. “Хилмия.ком” (Hilmiye.com) сайтын да ачканнар. Ул вакытта эшләп торган “Ватантат.ру” (Vatantat.ru) сайтына, ягъни “Ватаным Татарстан” газетасына да хат язган. Узган елны мөхәррир Миңназыйм Сәфәров Төркиядәге авылларына да барып кайткан. Кунак ашы кара-каршы. Бу юлы газетаның башлыгы Әхмәтне Башкортстанга алып барып кайткан.

Әхмәт Шахин да Интернет аша якташларын туплый алуларын сөйли. “Безгә Интернет аша аралашу бик ярдәм итте. Әйтик еракта яшәүчеләр, Германиядәгеләр, Истанбулдагылар шул сайт аша җиңел аралаша. Кешеләр бер-берсе белән аралаша. Сайт-аша кешеләрнең мөнәсәбәтләре тагын да җылынып китте. Без инде Интернетта үз авылыбызны торгыздык. ”

Төркиядәге югалып баручы татар авылы Хилмия кебек үк, Башкортстандагы Солтанморат, Корманай, Исмәгыйль кебек башка югалып баручы татар авыллары да үз тормышын Пәрәвез аша яңадан кайната башлый ала.

XS
SM
MD
LG