Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Ел татары” бәйгесенә тавыш бирү башланды


Бу көннәрдә “tatarlar.ru” сайтында “Ел татары 2007” бәйгесе бара. “Җиңүчеләрне билгеләү, бүләкләү февраль аенда булыр, Мәскәүдәме, әллә Казандамы әлегә билгесез”, - ди оештыручылар.

“Тatarlar.ru” сайты үткәрә торган “Ел татары 2007” бәйгесенең популярлыгы турында бу бәйгене белгән, анда катнашкан кешеләр дә, ул хәзер нык танылу алды, дип өздереп кенә әйтә алмыйлар.

“Проект нәкъ менә интернетта популярдыр дип уйлыйм. Чөнки анда кермәгән кеше бу бәйгенең барганлыгын да белми. Аннан интернетчикларга тавыш бирүчеләр күп, бу аларның интернет белән дуслыклары әйбәт булуын күрсәтә,” - ди “Булмас.ру” сайтының җитәкчесе Рүзил Мөхетдинов.

Ул әлеге бәйгедә “2005 ел интернетчысы” дигән исемгә лаек була. Ул быел да катнаша. Көндәшләре Мәскәүдән Әнвәр Хөсәенов, Илсур Гыйлфанов, алардан кала тагын берничә катнашучы бар. Монда нинди татарлар катнаша соң дигән сорауга әлеге проектның әйдаманы, Мәскәүдә яшәүче Тимур Сөләйманов: “Аларның татар халкы алдында күрсәткән эшләре, дәрәҗәләре булырга тиеш!” - ди.

Бәйгедә катнашучыларның барсыда үзенең теге яки бу номинациядә булуын белми икән. Аларны бәйгене оештыручылар билгели һәм катнашучылар исемлегенә кертә.

“Яшьләр лидеры” номинациясендә әлегә беренче урында Мәскәүнең “Кардәшлек” оешмасыннан Алмаз Шакиров бара, аннан Казанның “Үзебез” яңа буын яшьләр хәрәкәтеннән Резидә Сәфиуллина килә.

Журналистлардан Гамил Гыйбадуллин, Гөлназ Шәйхи, Римма Бикмөхәммәтова алдынгылар. Мәскәү журналистларыннан Әхмәт Галимов, Радик Әмиров та бар. Хәзергә алар өчен тавыш бирүчеләр аз.

“Сәнгать әһеле” яки “артист” номинациясендә Питербурдан Альберт Әсәдуллин, Мәскәүдән Ринат Ибраһимов, Казаннан Исмаил сайтта яхшы гына баллар җыйганнар. Тик әле 1 гыйнвардан 31нә кадәр узачак сораштыру ахырына кадәр нәтиҗәләр үзгәрергә мөмкин.

Монда шулай ук 2007нең “Ел сәясәтчесе”, “Мәгърифәтчесе”, “Иганәчесе”, “Спортсмены”, “Җәмәгать эшлеклесе” номинацияләре дә бар. Анда Ринат Закиров, Чулпан Хамматова кебек танылган исемнәр күренә. Номинацияләрне дәвам итсәк “Ел төркеме”, “Танылган татар хатын-кызы”. Әле шулай ук “tatarlar.ru” сайтына куелмаганнары да бар, “Ел сәүдәгәре”нә әлегә тиешле кеше табылмады, шуңа аны интернетка элмәдек”, ди Тимур Сөләйманов.

Тимур “Ел татары” бәйгесен үткәрүчеләрнең әйдаманы булуга карамастан татарча сөйләшми диярлек. Аның сүзләрен үзебез әйтәбез инде. Әлеге бәйгегә быел да шулай ук иганәчеләр, акчалата ярдәм күрсәтүчеләрне табу кыен булган. Татарстан ягыннан “Татмедиа” агентлыгы ярдәм күрсәтәчәк дип әйтеп булмый икән, чөнки алар “Ел татары”н үткәрүчеләргә: “Әлегә уйлыйбыз” дип, икеле-микеле генә җавап биргәннәр. Тимур Сөләйманов үзе дә дәүләттән ярдәм көтми диярлек, иганәчеләр, булышырлык татар сәүдәгәрләре эзлибез, ди. Ә бу бәйгедә җиңеп, истәлекле диплом алыр өчен нәрсә эшләргә кирәк соң яки кем булырга кирәк?

“Чулпан Хамматова кебек исемең танылган, популяр булырга кирәк. Андыйларга тавыш бирәсе генә килеп тора,” - ди “Ел татары”нда катнашучы Рүзил Мөхетдинов. Билгеле татар кешеләрен билгеләү “tatarlar.ru” сайтында гыйнвар ахырына кадәр барачак. Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы февраль аенда Казандамы, Мәскәүдәме яки башка урында узамы, әлегә билгеле түгел, ди оештыручылар. Монсы инде кем ачык йөз күрсәтә, шунда була дигән кебек икән.
XS
SM
MD
LG